(Безнең гаилә тарихы)
Дәвамы. Башын биредә укырга:
http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=325
Әнине җирләүгә, безгә ашыгыч рәвештә кире китәргә туры килде: хәрбиләрдә тәртип башка аларда... Алдан март аенда үткәрәбез дип уйлаган туй турында, әлбәттә, сүз дә була алмый иде. Әнидән башка аны күз алдына да китереп булмый иде бит...
Казаннан кире әйләнеп килгәч, үземне эш белән күмәргә тырыштым. Линар бу вакыт капитан иде, әмма аңа инде күптән майор исеме бирергә тиешләр иде (дәрәҗәләрен 4 ел саен күтәрәләр аларның). Әмма әлегә буш урын юк иде.
Май аенда дәү әни вафат булды. Әнине югалтканнан соң аның өчен дә яшәүнең мәгънәсе калмаган иде инде. Йөрәге бу хәсрәтне күтәрә алмады... Миңа бу хакта берничә айдан соң гына хәбәр иттеләр. Хатта гына яздылар.
5 июнь көнне без язылышырга уйладык. Көндәлек киемнән икәү генә ЗАГСка барабыз да, паспортларга печать суктырып кайтырбыз дип уйладык. Әмма... Хезмәттәшләрем бу хакта белеп алгач, барысын да башкача оештырырга булдылар. Шәһәр мэрыннан ак «Волга» машинасы сорадылар, эш урынында банкет уздырырга килештеләр.
Туебыз башкаларныкы кебек үк булды дисәм дә ярый. Дөрес, күлмәгем ул кадәр үк затлы түгел иде, «Лимузин»нарга да утырмадык, табын түрендә якын кешеләребез дә булмады. Әмма ерак Себердәге чит-ят кешеләр безнең өчен гомердә дә онытылмаслык туй оештырырга тырыштылар. Моның өчен без аларга бүгенгәчә рәхмәтле. Фотосурәтләрне, видеоны караган саен һәрберсен искә төшерәбез.
1998 елның 12 июле көнне мин, ниһаять, үземнең әни булырга җыенуымны белдем. Беренче балабыз туарга тиеш! Кызыбыз! Айлинәбез!
Исемне без аңа әле кем туасын – кызмы, малаймы икәнен дә белмәгән килеш үк уйлап куйдык. Икебезнең исемнәрне генә куштык: Ай-Айгөл һәм Лина-Линар.
1999 елның 5 апреле көнне туарга тиеш иде ул. Мин аны чагыштырмача җиңел күтәрдем. Дөрес, токсикоз белән җафаландым инде, хәтта больницага да ятарга туры килде.
1998 елның декабрендә Линарның контракты төгәлләнде. Без хәл итәргә тиеш идек: аны озынайтыргамы, әллә, ниһаять, яраткан Казаныбызга кире әйләнеп кайтыргамы? Барысын да уйлаганнан соң, кайтырга кирәк, дигән фикергә килдек. Бу адымыбыз өчен әле дә сөенәм...
Китәсемне белгәч, эштә бар да бик нык борчылдылар. Мин алар тормышына шактый зур яңалыклар алып килгән идем бит.
– Киткәнче, безгә тагын бер тапкыр концерт куй әле! Тик бу юлы русча! – дип сорадылар.
Мондый ихлас тәкъдимнән ничек баш тартасың?! Ризалаштым.
Китәр вакыт тәмам килеп җиткәндә, 23 декабрь көнне куйдым мин ул концертны. Алты айлык йөкле килеш.
Бөтен шәһәргә афишаларымны элделәр. Мине инде Енисейскида бик күпләр белә иде.
Концертка бөтен шәһәр килде. Хәтта мэр үзе дә! Тамаша тәмамлангач, ул сәхнәгә күтәрелде, мине уңышлы чыгышым белән котлады һәм: «Китмәгез, калыгыз!» – диде. Фатир бүләк итәргә вәгъдә бирде!
Бу сүзләрне ишетү бик күңелле иде, әлбәттә. Әмма «китәбез» дигән карар кабул ителгән иде бит инде. Билетлар алынган, чемоданнар тутырылган.
Концерт бетте. Күлмәгемне алыштырырга дип гримерка бүлмәсенә керәм, туфлиләремне салам һәм...
Комментарий юк