Фоторәсемнәр

26 февраль 2023 - 18:41«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
19 февраль көнне «Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе тапшыруының грандиоз тантанасы узды. Премия өченче тапкыр уздырыла. «ТМТВ» татар музыкаль телеканалы, оештыручылар буларак, җанлы һәм җылы атмосфералы концерт буләк итте.
Премия сыннары белән бүләкләнгән кечкенэ йолдызлар:
Наилә Славина, Ләйлә Таишева, Аслан Миргаязов, «Казан» бию ансамбле, Айсэль, Азалия Гыйләҗва, Амелия Фәтхиева, Әминә Сабирова, Әминә һәм Мәдинә Рәсүлевалар, Ясминә Гарипова, Алия Төхвәтуллина, «Тодес» бию ансамбле, Милина Хәйруллина, Зилә Шабаева, «Little Stars» төркеме, Самир Гобәйдуллин, Раяна Мэйджик, Айза.

13 декабрь 2022 - 15:19«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
Халыклар Дуслыгы йорты концертлар залында «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Бик җылы очрашу булды ул. Җиңүче авторларның хатларыннан өзекләр укылды, аларны сәхнәгә чакырып, Оренбург осталарының затлы шәлләре иңнәренә салынды, әлеге чара җыр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләренең һәрберсе килен, кайнана булган мизгелләрен исенә төшереп, икенче әниләренә тагын бер күңелләреннән рәхмәт әйтеп утырды кебек.

Тантаналы чарадан соң кунакларны Казан буйлап экскурсия көтә иде.

24 декабрь 2021 - 14:28«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Татар мамык шәле» коллекциясен тәкъдим итү кичәсе булып узды.
«Татар мамык шәле» брендын булдыручылар – Оренбургта яшәүче Әпсәләмовлар гаиләсе безнең журнал укучыларга күптән таныш. (Укыгыз:http://syuyumbike.ru/news/uspeh/yly-bolyt-kochagynda ) Фаил белән Альбина бу эш белән инде 23 ел шөгыльләнәләр. Алар җитәкләгән «Оренбург шәлчеләре» предприятиесен Россиянең бик күп төбәкләрендә беләләр. Әгәр каршылыклар булмаса, «татар мамык шәле» бренды аша, үз производстволары белән алар хәзер Татарстанга керергә дә әзер. Сүз уңаеннан, кичә барышында аларга инде берничә эшлекле тәкъдим ясалды да. Димәк, тиздән Казанда да «Оренбург шәлчеләре» предприятиесе филиаллары ачылачак.
Бүген алар тәкъдим иткән шәлләр дә, ассортимент та элеккегеләрдән шактый аерыла. Кунакларга бигрәк тә коллекциянең шәл тукымасыннан тегелгән күлмәк һәм жилетлар күрсәтелгән өлеше ошады. Аларны теләсә кайсы чарага кияргә мөмкин.
«Татар хатын-кызы иңнәрендәге мамык шәл – милләтебез байлыгы, – диләр Әпсәләмовлар. – Халкыбызны гасырлар буе җылыткан, илһамландырган хәзинәләребезнең берсе ул. Соңгы берничә гасыр эчендә халкыбыз туган җирен калдырып кайда гына китсә дә, әлеге һөнәрне онытмаган. Шәл бәйләү татар хатын-кызын дөнья көтәргә: йорт-хуҗалыгын алып барырга, балалар үстерергә, аякка бастырырга булышкан. Бу һөнәр аны сабыррак, түземрәк, көчлерәк иткән».

Динара ИСКӘНДӘРОВА фотолары

19 декабрь 2021 - 18:46«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәләп уздырган «Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз» бәйгесендә катнашу өчен республика авылларыннан сайлап алган гаиләләр турында әйтүебез. Матур гаиләләр! Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дине һәм иң мөһиме – Туган тел саклана!
Ел дәвамында барган конкурс инде менә төгәлләнде. Кырыктан артык гаилә арасыннан жюри иң-иңнәрен барлады. Алар 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк ала.
Җиңүче гаиләләрне Татарстан Милли китапханәсендә җыйдык. Сәхнәгә 11 гаилә күтәрелде. Күбесе – бер түбә астында өч буын яшәүчеләр. Ир-атлар – нигез хуҗалары, хатын-кызлар – төп нигез киленнәре...
Җиңүче гаиләләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевлар котлады.
Кичен җиңүче гаиләләр Г. Камал театрында «Сөясеңме, сөймисеңме» спектаклен карады.

Фото: Анна Арахамия

3 июнь 2021 - 15:56«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты!

Казанның нәкъ уртасында – Кабан күле буенда «Сөембикә» журналының «Азат хатын» күргәзмәсе ачылды!

Җәй дәвамында казанлылар, шәһәребез кунаклары, яраткан укучыларыбыз ачык һавада урнашкан әлеге күргәзмәне күреп хозурлана алалар. Бу – чын мәгънәсендә уникаль проектыбыз! Галереядә бер гасырлык тарихы булган «Сөембикә» журналының тышлыклары урнашкан. Якуб Хәлили белән аның җәмәгате Әсмәбикәнең мәхәббәт җимеше ул безнең журнал. Уртак балалары булдымы икән, белмибез, әмма монысы – «Сөембикә»ләре менә һаман да яши! 100 елдан артык!

Парклар һәм скверлар дирекциясе теләктәшлеге белән үткәрелгән бу күргәзмә халыкта зур кызыксыну уятты. Ачылышның рәсми өлешеннән соң тамашачылар игътибарына Татарстанның дәүләт камера хоры чыгышы тәкъдим ителде. Кабан күле буе татар моңына күмелде!

Сезнең игътибарга күргәзмәнең иң күркәм мизгелләрен тәкъдим итәбез. Кабан күле буена барып үз күзләрегез белән күреп кайтсагыз, тагын да яхшы булыр! «Сөембикә» сезне көтеп кала!

Фото: Аннар Арахамия

16 апрель 2021 - 17:12«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Йөзләрдә – елмаю, күзләрдә – очкын.
«Сөембикә» журналының апрель санын тәкъдим итү кичәсе шулай тәмамланды. Ул яңа форматта – мастер-класс рәвешендә узды.
«Дөньяны үзгәрткән балчык» дигән бу мастер-классны редакциябезнең күптәнге дусты, рәссам-керамист, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Фәридә Сәхабетдинова уздырды. Аңа апрель саныбызның герое Гүзәл Хәбибуллина да ярдәм итте. Гүзәл ханымга да балчык белән эшләү ят һөнәр түгел: гомер буе мәктәптә балаларга математика укыта ул, ә менә лаеклы ялга чыккач үзе өчен шушы яңа дөньяны ача. Ул безнең «Өченче буын/тормыш дәвам итә» рубрикасының герое.
Гүзәл ханым әңгәмә вакытында: «Балчык белән теләсә кем эшли ала. Моның өчен балчыкны ярату һәм теләк тә җитә», – дигән иде. Чынлап та шулай икән! Мастер-класс вакытында күпләр үзләре тотынып чүлмәк ясады. Чып оста кебек! Мичтә яндырып, буяганнан соң, аны өйнең бер бизәге итеп сакларга мөмкин булачак.
«Үз кулларың белән нидер тудыру күңелгә искиткеч зур канәгатьлек бирә икән». Күпләр мастер-класстан таралганда шулай дип саубуллашты. Шуңа күрә дә, йөзләрендә – канәгать елмаю, күзләрендә бәхет очкыннары иде.
Әлеге мастер-класста 2021 елның икенче яртысына «Сөембикә» журналына инде язылырга өлгергән укучыларыбыз катнашты.

Фото: Анна Арахамия

15 март 2021 - 14:11Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Бүген татар халкы үзенең талантлы кызы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанованы соңгы юлга озатты.

Кызы Әлфия Миңнуллинаның: «Әни кайчандыр Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, бүген яланаяклы әби килеш соңгы юлга китәргә әзерләнә. Рәхмәт сезгә, әниемнең яраткан тамашачысы!» – дигән сүзләре үзенең яраткан артисты белән бәхилләшергә килгәннәрнең җанын иңрәтте. Күзләрдә яшь, җанда сагыш... Легенда китә, аңа ияреп, дәвер күчеп бара...

Озату мәрәсименнән фотолар:

7 март 2021 - 19:53Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Үзбәкстан Сынлы сәнгатенең Ташкент галереясында тантаналы рәвештә милләттәшебез – рәссам Римма Газалиеваның шәхси фарфор күргәзмәсе ачылды.

Талантлы рәссам Газалиева Римма Тимергали кызы П.П. Беньков исемендәге Ташкент художество училищесын һәм А. Островский исемендәге театр институтын тәмамлаган. Римма Тимергалиевна – Ташкент фарфор заводының баш рәссамы, ә совет чорында ул фарфор савыт-саба җитештерүче иң билгеле предприятие - Кувасай заводының баш рәссамы була.

Рәссам заманында үз өен остаханәгә әйләндерә, анда фарфор савыт-сабага милли бизәкләр төшерә. Шунда ук мастер-класслар үткәрә. Аның остаханәсе – шәһәрнең истәлекле урыннарыннан берсе. Бирегә чит ил туристлары һәрчак яратып килә.

19 февраль 2021 - 12:32Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек
Кичә Татарстан милли китапханәсенең яңартылган бинасында Сөембикә» журналының февраль санын тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Җылы, ихлас кичә булды ул!

Кунаклар итеп журналның февраль санын бизәүче геройларыбыз чакырылды. Алар арасында «Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус Әхмәтҗановлар бар иде.

Февраль саны белән укучыларыбызга бүләк – открытка килде. Әлеге уңайдан, «Сөембикә» журналының бу айдагы тышлыгын бизәгән Энҗе Садыйкова: «Журналның тарихи саны чыкты дияргә була, чөнки әлегә кадәр журнал эчендә конверт белән тәбрикләмә-хат килгәне юк иде. Бу безнең өчен дә зур вакыйга, журнал индустриясе өчен дә яңа сулыш», – диде. Әлеге тәбрикләмә күпләрне хат язышуга этәрер, илһамландырыр дип өметләнә ул.

Кунаклар арасында редакциябезнең күптәнге дусты, җырчы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Гөлзадә ханым Сафиуллина да бар иде. Ул үзенең иҗаты һәрвакыт «Сөембикә» битләрендә яктыртылып килүе турында әйтте. Сүз уңаеннан, 2021 елның тышлыклар галереясен аның кызы, галимә Резеда Сафиуллина башлап җибәрде.

Тәкъдим итү кичәсенә килүчеләр Шәмсия Җиһангированың шигырь укуын, җырлавын, яшь, өметле җырчы, Халыкара бәйгеләр лауреаты, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты Илгиз Мөхетдинов чыгышын, Татарстанның атказанган җырчысы, фестивальләр лауреаты Гөлшат Имамиеваның җырлавын яратып тыңладылар. Илдус Әхмәтҗанов укыган шигырьләр һәрвакыттагыча йөрәкләргә үтеп керерлек булды.
Февраль санының тагын бер герое – җырчы Илсөя Бәдретдинова белән кунаклар экран аша очрашты.

Фикер алышулар вакытында сүз кабат бу санның төп темасына – хатларга әйләнеп кайтты. Редакциябездә ике дистә елдан артык эшләгән язучы Марат Әмирханов үзе алган беренче хатны искә төшерде. Аны барыбыз да елмаеп тыңладык:

Беренче класста укыган чагым иде, – диде ул. – Сыер сакларга барган җирдә күрше кызы кулыма хат тоттырып китте. Өйгә кайткач, ачып укыдым. «Мин сине яратам!» – дип язган. Чәчәкләр ясаган... Миннән дә бәхетсез кеше булмагандыр бу минутта. Оятын кая куясың – кызлар хат язсын әле... Инде бу хатны кая куярга дип аптырадым. Утын әрдәнәсенә чыгарып яшердем, аннан башка җиргә күчердем. Ахырда әнкәй күрмәгәндә утка яктым...

Шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова да кичәгә килер алдыннан көне буе хатлар укыган – хәтирәләр белән яшәгән:

– Әнинең үземә язган хатларын саклыйм, – диде ул. – Бүген шул хатларны кабат укыдым. Сагынулар яңарды... Әнинең миңа бүләк иткән брошкасы бар. Күптәнге инде ул. 70-80 еллар бардыр аңа... Шуна тагып килдем әле...
«Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова кичәне башлап җибәргәндә үк: «Мондый очрашулар хәзер даими булыр, дип өметләнәбез, – диде. – 1970 елларда «Азат хатын» журналы редакциясе каршында «Кызыклы очрашулар клубы» эшләп килгән. Аны журналның ул чактагы баш мөхәррире Асия Хәсәнова оештырган. Казанның һәркемгә билгеле кафеларның берсендә узган ул. Без шул традицияне яңартырга телибез».

Гөлнур ХӘСӘНШИНА

Фото: Анна Арахамия

29 декабрь 2020 - 16:03Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
фото: Салават Камалетдинов

Венера Ганиеваның ире, танылган тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны бүген Курган зират комплексында җирләделәр.

Аның белән хушлашу Мәрҗани мәчете ишегалдында узды. Хушлашу сүзләре әйтелгәннән соң Венера Ганиева ирен озатырга килүчеләрнең барысына да рәхмәтләрен җиткерде.

Венера ханымга килгән югалтуның зурлыгын аңлау авыр түгел... Ходай аңа сабырлыкның да зурысын бирсә иде. Кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз...

30 октябрь 2020 - 13:45Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
«COVID– 19». Узган ел без мондый сүзне белми идек әле... Илләр, кыйтгалар ачык иде. Килер бер көн, ниндидер күзгә күренмәс вирус аркасында чит илләргә түгел, күршедәге паркка чыгып керү дә тыелыр дигән уй башыбызга да килмәде. Вирусның алга таба да таралуына юл куймас өчен, хөкүмәт әнә шундый кискен чаралар кабул итәргә мәҗбүр иде. Күпләр моны аңлады. Ул көннәр, яман төш кебек, инде үткәнгә күчә бара. Авырлыклар узар, ләкин күзгә күренмәс бу дошман белән алгы сызыкта торып көрәшкән табибларга булган ихтирам, аларның фидакарьлеге онытылмасын иде.
Бүген «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгытенең галереясында ачылган фотокүргәзмә безгә шул көннәрдә кичергән курку һәм өмет турында, алгы сызыктагыларның биниһая батырлыгы турында сөйли. Әлеге фотоларның авторлары – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографлары.

7 август 2020 - 15:16Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Казансу елгасын чыккач та, тәрәзәләрендә кояш чагылган бер биек бина бар. Бүген ул «ТАТМЕДИА» дип атала Совет елларында әлеге комплекс «Татар гәзит-журнал нәшрияты» дип йөртелде. Полиграфия-нәшрият комплексы үз ишекләрен рәсми рәвештә 1971 елда ача. Беренче гәзит-журналлар исә 1972 елның 1 гыйнварыннан басыла. Шул көннән башлап бүгенгәчә монда эш гөрли. Редакцияләрдә кызыклы язмалар туа, типографиядә станоклар шаулап эшләп тора: республика халкы гына түгел, илебезнең төрле почмакларына, хәтта чит илләргә үк барып җитүче газета-журналлар шушында дөньяга килә. Үзгә мохит монда. Гомумән, журналист халкы үзгә халык. Сезгә тәкъдим итәсе бу фотолар – совет Татарстаны журналистлары турындагы фотопоэма. ТАССР медиасына Эдвард Хәкимов, Фәрит Гобәев һәм Рамил Галиев күзе белән багыйк әле. Бүген «ТАТМЕДИА» бинасында ачылган фотокүргәзмә үзе дә шулай атала:«Фотопоэма о журналистах советской Татарии».

29 май 2020 - 09:37Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналистикага ул 33 ел гомерен багышлый. Дистәләгән еллар дәверендә аның фоторәсемнәре бик күп күргәзмәләрдә урын ала, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый. 1986 елдан алып 2016 елга кадәр ул Россия һәм чит ил матбугат чараларында эшли.

Сүзнең кем турында баруын, бәлки, аңлагансыздыр. Ул – Россия һәм Татарстан фоторәссамнар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Рамил Гали.

«Татмедиа» бинасында бүген аның чираттагы күргәзмәсе ачылды. Уникаль аклы-каралы фотосурәтләрдә үзгәртеп коруның катлаулы чоры чагылыш тапкан: суверенитет һәм дин тоту иреге өчен көрәш, икътисадый кичерешләр, «Казан феномены»... Аның фоторәсемнәрендә тирән фәлсәфи мәгънә ята. Әлеге фотолар ТАССРның шул чор портретын сурәтли.

27 май 2020 - 13:23Журналыбыз архивыннан
Бүген «Татмедиа» бинасының беренче катында ачылган күргәзмә – «Сөембикә» тарихында беренче: тамашачы игътибарына шушы архивта сакланучы журнал тышлыкларыннан экспозиция тәкъдим итәбез. Бу әлеге архивның бик аз өлеше генә. Күргәзмә ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.
«Сөембикә» журналы (1927–1991 елларда – «Азат хатын») 1913 елда хатын-кызлар өчен һәм хатын-кызлар турындагы журнал буларак нәшер ителә башлый. Журналның тышлыгын бизәүче татар хатын-кызлары портретлары галереясы саннан-санга тулылана, байый барган. Без бу яктан бәхетле: редакциядә әлеге уникаль архив бар, саклана, һәм без аңа әледән-әле мөрәҗәгать итеп торабыз. Бүген «Татмедиа» бинасының беренче катында ачылган күргәзмә исә – «Сөембикә» тарихында беренче: тамашачы игътибарына шушы архивта сакланучы журнал тышлыкларыннан экспозиция тәкъдим итәбез. Бу әлеге архивның бик аз өлеше генә. Күргәзмә ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырыла: безнең тышлыкларда авыл хезмәтчәннәре, республиканың «Оргсинтез», «Мэлита», «Чистай сәгать заводы» кебек зур предприятиеләре эшчеләре, КАМАЗ төзүчеләр... Мәгүбә Сыртланова кебек Советлар Союзы Геройлары... Республикабыз үсеше өчен зур өлеш керткән күркәм затлар! Күргәзмәнең 8 Март – хатын-кызлар бәйрәме алдыннан ачылуы да юкка түгел, әлбәттә. Кем генә булсалар да, героиняларыбыз бит иң элек хатын-кызлар. Нәкъ менә көчле хатын-кызлар! Нинди генә көчле булсалар да, алар һәрвакыт чибәр һәм аларның көченең сере – көчсезлектә.

P. S. Сез ул чорның сулышын тагын да яхшырак тойсын дип, рәсем асларындагы орфография һәм пунктуацияне үзгәртмичә бирәбез.

23 ноябрь 2019 - 17:58«Объективта – әни»Затлы кунаклар, якын дуслар, фото һәм шигырь сәнгате атмосферасында «Объективта – әни» фотокүргәзмәсе ачылды! «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» Күргәзмәләр залын баласын әле генә кулына алган, саллы тормыш юлы узган, нигездә ялгыз калган, нәни улына сыенган, кечкенә кызлары белән серләрен бүлешкән, якты, матур, уйчан, дөньяны назга күмгән Әниләрнең фотосурәтләре бизи хәзер. Аларның һәрберсе янында озак тукталып, әниләр турында аерым бер әсәр укып буладыр сыман. Бу күргәзмә – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты. Ул ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне уңае белән оештырылды. Күргәзмә ачылышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Һашимова, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, күргәзмәнең спонсоры, Inwells компаниясе җитәкчесе Радик Даешев һәм башкалар катнашты. Әлеге күргәзмәбез 12 декабрьгә кадәр эшли. Рәхим итегез, дуслар! Язма:
Хәзер укыйлар

Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...

Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...

Елама, Сәрвиназ! (хикәя)

«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...

Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар

22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...

22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу

22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...

23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!

23 март 2023 - 13:58Без имениАлла сакласын мондый язмышлар.Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!