Россиянең Рәссамнар берлегенең Мәскәү төркеме танылган рәссам, милләттәшебез Римма Йосыпованың уникаль әсәрләренең шәхси күргәзмәсен тәкъдим итә. Күргәзмәдә табигый ефәккә рәсем төшерү техникасында эшләнгән картиналар сериясе: «Экология һәм табигать көчләре», «Таулар сулышы», «Урман», «Кояш карашы», «Чалмабашлар», «Мәскәү тәрәзәләре». Шулай ук акварель пейзажлар сериясе һәм берничә график эш тә күрсәтелгән. Табигый ефәктә рәсем ясау осталыгы серләрен камил белү – төс һәм яктылык авазларының тирәнлеген тапшырырга мөмкинлек бирә. Римма Йосыпова иҗаты заманча декоратив сәнгать статусын күтәрә.
Римма Йосыпованың эшләре турындагы кайбер фикерләр.
«Мәскәү рәссамы Римма Йосыпова картиналары кояш һәм җылылык тойгысын бүләк итә».
«Урман пейзажларына багышланган эш сериясендә кояш нурларының балкуы зур кызыксыну уята».
«Автор тарафыннан төсләр балкышы «Чалмабашлар» сериясендә искиткеч итеп күрсәтелгән».
«Мәскәү тәрәзәләре» сериясендәге композицияләрнең төп элементлары булып кояш яктысы тора – аның бәреп торуы, тамып торуы пыяла һәм рамнарда чагылдырылган. Кояшлы остаханәсенең тәрәзәләре аркылы Мәскәүнең лирик пейзажлары күренә».
Поделиться:
Комментарий юк