Логотип
Сәламәтлек

Табиб-эндокринолог Екатерина ДЕВИЦКАЯ диеталар, марафоннар һәм детокс турында

Күпләр хәзер диеталар белән мавыга, дөрес туклануга күчә. Мин дә бавырны чистарту буенча бер детокс программага керергә уйлыйм. Табиб белән киңәшләшмичә, анализлар бирмичә төрле детокс программалар үтәргә ярыймы?

Сорауларга Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең «Казан эндокринология диспансеры»
табиб-эндокринологы Екатерина ДЕВИЦКАЯ җавап бирә.


Күпләр хәзер диеталар белән мавыга, дөрес туклануга күчә. Мин дә бавырны чистарту буенча бер детокс
программага керергә уйлыйм. Табиб белән киңәшләшмичә, анализлар бирмичә төрле детокс программалар
үтәргә ярыймы?

Диеталар кыска вакытка гына нәти-җә бирә. Озак вакытка нигезләнгән туклану тәртибен формалаштырырга
кирәк. Туклану тормышның сыйфатына зур йогынты ясый бит. «Заманча яңа» ябыгу методикасын куллана
башлар алдыннан белгеч киңәше кирәк.


Соңгы вакытта начар йоклап китәм. Башта төнге уникегә кадәр йоклый алмый ята идем, хәзер икегә кадәр
боргаланып ятам. Бер ел шулай дәвам итә инде. Калкансыман бизнең эшләве белән бәйлеме бу? Йокы
режимын ничек көйләргә?

Калкансыман биз патологияләренең, гормоннар җитмәүнең аерым күзгә бәрелеп торган билгеләре юк. Йокы
кермәүнең сәбәпләре күп. Беренче чиратта йокы режимын көйләргә кирәк. Бер үк вакытта йокларга ятарга
һәм уянырга гадәтләнегез. Хәтта ял көннәрендә дә шулай эшләгез. Кичке ун-унбердән дә калмыйча ятарга
тырышыгыз, йокы алдыннан 2–3 сәгать телефон һәм башка гаджетлар кулланмагыз. Сигез сәгатьтән дә ким
йокламагыз. Йокларга ятарга ике сәгать кала ашагыз. Кичке һавада йөреп керү дә файдага булыр. Әлеге
киңәшләрне үтәгәннән соң да йокыгыз көйләнмәсә, эндокринологка мөрәҗәгать итегез.


Эндокринологка күренер алдыннан алдан ук анализлар тапшырып, УЗИ үтеп барырга кирәкме яисә табибның
киңәшләрен көтәргәме? Аларны табиб барыбер билгели бит.

Эндокринолог пациентның нәрсәгә зарланганын тыңлап, тикшерү үткәреп, анамнез җыйгач, проблемаларына
күрә диагностика һәм алдагы дәвалау өчен бөтен кирәкле анализларны билгеләячәк. Табиб киңәшләрен
көтәргә, ул кушканча эшләргә кирәк.


Артык авырлыгым аркасында бер диетадан икенчесенә күчәргә туры килә. Хәзер бик күптөрле марафоннар
тәкъдим итәләр. Ләкин алардан соң авырлык барыбер кире кайта. Аннары ул авырлыктан арыну тагын да
катлаулырак. Мондый марафоннар белән мавыгу нәрсәсе белән куркыныч?

Кыска вакытлы марафоннар тәмамлану белән авырлык кире кайта, һәм тагын да күбрәк булып кайта әле ул.
Ашауны кисәк чикләүнең, физиологик булмаган чикләүнең, ач торуның тискәре йогынтылары бар. Бөтен
гаиләнең ашау культурасын булдыру, туклану кагыйдәләрен озак вакыт куллану мөһим. Ашауга гына түгел,
физик күнегүләргә дә игътибар бирү зарур. Якыннарыгыз белән һавада йөрегез, бию, йөзү белән
шөгыльләнегез. Тиз арада нәтиҗә күрер өчен андый марафоннарга кызыкмагыз. Дөрес туклану процессы
рәхәтлек китерә торган булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар