Логотип
Сәламәтлек

Мең чирдән шифалы балан

Күпләр баланны кан басымын төшерүче дип кенә белә. Ялгышалар. Гап-гади баланның әллә ничә чирдән шифасы бар. Ул яшүсмерләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы.

Күпләр баланны кан басымын төшерүче дип кенә белә. Ялгышалар. Гап-гади баланның әллә ничә чирдән шифасы бар. Ул яшүсмерләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә файдалы.

Балан җимеше 1,67 процент күкерттән тора. Ә макроэлементлардан аның составында – калий, кальций, магний, тимер; микроэлементлардан – марганец, бакыр, цинк, хром, алюминий, селен, никель, стронций, йод һәм бор бар. 

Безнең күбебез баланның җимешләре генә шифалы дип уйлый. Халык медицинасында баланның җимешен дә, кайрысын да, чәчәген һәм хәтта яфрагын да кулланалар. 

Балан кайрысын иртә язда – апрель-майда ук җыярга кирәк. Гомер-гомергә аны аналыктан кан туктатучы сыйфатында кулланганнар. Бала тапканнан соң кан туктамаса, гинекологик авырулар вакытында кан китсә, күрем күп һәм авырттырып килсә – балан кайрысы төнәтмәсе шифа бирә. 

Ул шулай ук борыннан һәм үпкәдән килгән канны да туктата ала. 

Балан кайрысы төнәтмәсе белән авызны чайкату ангинаны, ларингит, тонзиллит, стоматит, пародонтоз вакытында ярдәм итә. 

Арт юлда җәрәхәт, геморрой булса, арт юл әрнеп авыртса, балан кайрысы төнәтмәсе белән ясалган җылы ванналар шифа бирә. 

Балан кайрысы төнәтмәсе тире авыруларын – экзема, диатезларны җиңеләйтә.

Баланның яшь ботакларын төнәтеп, сары авыруыннан эчергәннәр.

Баланның чәчәге дә бик шифалы. ВИЛР фармакология лабораториясе тикшеренүләре вакытында балан чәчәгенең сарцина, лимон-сары төстәге стафилококк, ялган себер язвасы бациллаларына каршы тора алу үзенчәлеге ачыкланган. 

Балан яфрагы төнәтмәсе дә микробларны, аерым алганда стафилококкны юк итү сәләтенә ия. 

Баланның җимешләрен тынычландыру, кан басымын төшерү өчен кулланалар. Ул неврастения, истерия, эпилепсия, югары кан басымы булганда ярдәм итә. 

Балан җимеше – бәвел кудыру, эчәклекнең хәрәкәтен яхшырту, йөрәкне ныгыту, бавырны дәвалау үзлегенә ия. 

Балан җимеше төнәтмәсенә бал кушып эчкәндә озакка сузылган ютәлне һәм тавыш карлыгуны дәваларга булыша.

Климакс вакытында күп хатын-кызлар ярсучанлыктан зарлана. Бу вакытта балан җимеше төнәтмәләре шактый яхшы тынычландыра. Гомумән, баланның тынычландыру үзлеге күптәннән билгеле. Юкка гына аны истерия вакытында кулланмаганнар.

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте (язва) булганда балан җимеше төнәтмәсен эчү авыртуны баса, җәрәхәтне бөтәйтә. 

Элек-электән балан җимешен ашказаны, эчәклектәге яман шешләрне дәвалау өчен кулланганнар. 

Балан җимеше эч кипкәннән, эчәклектә кату булганнан ярдәм итә. 

Балан җимешенең суты биттәге вульгар бетчәләрне дәвалый. Бетчәләрдән бөтенләй котылу өчен, сутын биткә сөртеп, балан җимеше төнәтмәсен эчәргә дә кирәк. 

Балан суты белән ясалган аппликацияләр тиредәге псориаз авыруын җиңәргә булыша. Бу хакта XVI гасыр үләнчеләре дә язып калдырган. 

Гомеопатиядә балан препаратларын гинекологик чирләрне дәвалау һәм йөклелекне саклап калу өчен кулланалар. 

Балан кайрысы төнәтмәсен ясар өчен: 1 аш кашыгы вакланган кайрыны 200 мл кайнар суга салып, 30 минут кайнап торган «су мунчасы»нда пешерәләр. 10 минут суытып, сөзәләр һәм 200 мл күләменә җиткереп, су өстиләр. Әлеге төнәтмәне ашаганнан соң 1-2 аш кашыгы күләмендә көнгә 3-4 тапкыр эчәләр. 

Балан җимеше төнәтмәсен ясар өчен: 2 аш кашыгы баланны эмаль савытка салып изәләр һәм 200 мл кайнар су коеп, 15 минут «су мунчасы»нда пешерәләр. 45 минут суыткач, сөзеп, 200 миллилитрга җиткәнче кабаттан су өстиләр. Көнгә 3-4 тапкыр стаканның өчтән бере күләмендә эчәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар