Логотип
Сәламәтлек

Кабакның файдасы

Кабак тәмле генә түгел, бик файдалы да. Бездә күпләр аннан йөз чөерә. Юкка. Әгәр файдвлы үзлекләрен белсәләр, кабакны ешрак кулланырлар иде.

Кабак тәмле генә түгел, бик файдалы да. Бездә күпләр аннан йөз чөерә. Юкка. Әгәр файдвлы үзлекләрен белсәләр, кабакны ешрак кулланырлар иде.

  • Кабак орлыклары 50 процентка майдан тора. Әлеге май С, В1 витаминына бай. Кабак йомшагында А элатерицины, С, В1, В2 витаминнары, никотин кислотасы, каротин һәм каротиноидлар бар.
  • Кабак орлыгы элек-электән эчтәге суалчаннарны куар өчен кулланылган. Шул ук вакытта ул организм өчен агулы да түгел.
  • Кабак төше бәвел куыгы мускулларын ныгыта, бәвел куыгының ялкынсынуын баса.
  • Ир-атларда простата бизе ялкынсынса, шуңа бәйле рәвештә бәвел чыгару кыенлашса, шулай ук кабак төше ярдәмгә килә.
  • Борынгылар кабак йомшагы һәм кабак төше белән бавыр чирләрен дәвалаган.
  • Кабак йөрәк-кан тамырларын ныгыта, азканлылыкны дәвалаганда шифа бирә.
  • Өлкәннәр гадәттә эч кибүдән, эчәклек эшләмәүдән интегә. Андый вакытта кабакны күбрәк ашарга киңәш итәләр. Ул эчәклекнең моторикасын яхшырта.
  • Чи кабакның согын сыгып, бәвел чыкмаганда эчәләр. Ул менә дигән бәвел кудыргыч булып санала. Аяклар шешенгәнне киметергә булыша. Организмны артык судан арындыра.
  • Кабакта калий тозлары күп. Шушы үзлеге аны тире авыруларын дәвалаганда шифалы итә. Кабакны күбрәк кулланганда тире авырулары азынмый.
  • Суалчаннарны чыгару өчен кабак төше түбәндәгечә әзерләнә: 300 г чистартылган кабак төшен (эчендәге яшел элпәсен калдырырга кирәк) киледә төяләр. Шуңа 50–60 мл су, 50 г бал өстиләр. Барысын бергә катнаштырып, ач карынга бер сәгать дәвамында ашап бетерәләр. 3 сәгатьтән соң эч сыеклый торган дару эчәргә һәм клизма куярга кирәк.
  • Кабак төшен болай гына ашаганда да аның файдасы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар