Логотип
Сәламәтлек

Энергетикларның йөрәккә зыяны бармы? Кардиологка 4 сорау.

Сорауларга терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ленар КАШАПОВ җавап бирә.

Сорауларга терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ленар КАШАПОВ җавап бирә.

Потенцияне яхшырта торган дарулар йөрәккә зарарлымы?
Силденафил препаратлары (виагра һәм башкалар) йөрәк-кан тамыры системасы ягыннан куркыныч янаган
кешеләрдә (артык авырлык, тәмәке тарту, гипертония, кандагы холестеринның югары булуы, шикәр диабеты)
потенциаль рәвештә йөрәк-кан тамыры авыруларын кискенләштерергә мөмкин. Төрле өйрәнүләр дә шуны
дәлилли.

Ирем – ерак араларга йөрүче шофер. Юлда йоклап китмәс өчен еш кына энергетиклар эчә. Көнгә өчәрне дә эчәргә мөмкин. Аларның йөрәккә зыяны бармы?
Энергетиклар йөрәк ритмы бозылуына китерә. Көнгә бер-ике банка гына мондый нәтиҗә бирмәс, ә менә өч-
дүрт банка, минемчә, инде куркынычрак.

Миокард инфарктының симптомы ирләрдә дә, хатын-кызларда да бертөрле булмый, аерыла, диләр.
Дөресме?

Хатын-кызларның гормональ фоны башка төрле булу сәбәпле, симптомнар, чыннан да, аерылырга мөмкин.
Хатын-кызларда патологик процесслар да башка төрлерәк уза. Миокард инфаркты алдыннан ирләрдә күкрәк
тирәсе авырту, йөрәк еш тибү, тын кысылу кебек симптомнар булса, хатын-кызларда күңел болгану, косу,
арканың өске өлеше, муен, хәтта казналык авырту, һава җитмәү, салкын тир бәреп чыгу да күзәтелә. Шулай
да, ирләрдәге симптомнар хатын-кызларда булмый дигән сүз түгел. Миокард инфаркты ничек башла-насын
алдан фаразлау мөмкин түгел.

Атеросклероздан ярдәм итә, кан тамырындагы май катламын чистарта дип, төрле БАДлар саталар, диеталар, дәвалаулар тәкъдим итәләр. Чынлап та чистартып буламы? Әллә бу алдаумы?
БАДлар дару түгел. Аларның йогынтысы буенча клиник тикшерүләр уздырылмый. Омега-3 не БАД буларак
мин атеросклероздан өстәмә чара буларак кына киңәш итәм. Статиннарны озак куллану нәтиҗәсендә бераз
киметеп була дигән тикшеренүләр бар. Әмма тамыр куышлыгын тараюга китергән катламны кан
тамырларыннан тулысынча бетереп булмый. Катлам булу – үзе үк дәвалануга җитди күрсәткеч. Тамыр
куышлыгы 60 процентка кадәр капланса, дарулар ярдәмендә бу процессны туктатырга йә акрынайтырга
мөмкин, артыграк булса, операция кирәк дигән сүз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар