Логотип
Сәламәтлек

Цикорийның файдасы

Зәңгәр чәчәк атучы каты сабаклы бу үсемлек белән күпләр таныштыр. Бездә аны һиндыба дип тә атыйлар, зәңгәр чәчәк дип кенә дә йөртәләр. Юл буйларында, коры урыннарда үсәргә ярата ул. Дару үләне буларак, цикорийның тамырларын кулланалар. Аларны, гадәттә, көз көне яисә язын казыйлар. Әле хәзер дә өлгерәсез.

Зәңгәр чәчәк атучы каты сабаклы бу үсемлек белән күпләр таныштыр. Бездә аны һиндыба дип тә атыйлар, зәңгәр чәчәк дип кенә дә йөртәләр. Юл буйларында, коры урыннарда үсәргә ярата ул. Дару үләне буларак, цикорийның тамырларын кулланалар. Аларны, гадәттә, көз көне  яисә язын казыйлар. Әле хәзер дә өлгерәсез. 

Цикорийның күп чирләрдән дәвасы бар. Шулай да, күпләр өчен аның кыйммәте организмдагы артык холестеринны чыгара алуында. Ул матдәләр алмашын җайга сала, аны яхшырта. Ә бит күп кенә чирләр нәкъ менә матдәләр алмашы бозылу аркасында килеп чыга, ди табиблар. 

Халыкта аның «бавыр үләне» дигән атамасы да бар. Борынгылар аны бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалау өчен киң кулланган. 

Бөерендә һәм үт куыгында таш булган кешеләргә дә дәва бирә. Ул үтне сыеклый, бәвелне арттыра.

Ашказаны, талак, ашказаны асты бизе авыртканнан дәва булаларак кулланыла ала. 

Аппетитны ача.

Нерв системасын тынычландыру үзлеге билгеле. Элек аның төнәтмәсе белән неврозларны, истерияләрне дәвалаганнар. 

Цикорий кандагы шикәрне киметергә ярдәм итә һәм җиңелчә формадагы шикәр диабетын дәвалаганда кулланыла ала. 

Кан басымы югары булып, кофе эчәргә ярамаганда, цикорий тамырларын кофе кебек кайнатып эчәргә мөмкин, аларның тәме бераз охшаш. 

Бу үлән тамырыннан әзерләнгән төнәтмә буыннар сызлавын баса, остеохондроздан шифа бирә, подаграны дәваларга булыша. 

Ашкайнату органнарын дәвалар өчен, аны үлемсез гөл, сары мәтрүшкә, көтүче сумкасы һәм кукуруз чәче белән бергә куллану отышлырак. 

Көз көне казылган тамырларны яхшылап юып, киптерәләр. Аннары ваклыйлар. 

2 аш кашыгы вакланган тамырны 2 стакан кайнар су белән төнәтәләр. Бу – тәүлеклек күләм. 

1 чәй кашыгы вакланган тамырга 1 стакан кайнар су коеп, 10 минут талгын гына утта кайнатырга да мөмкин. Көнгә 4 тапкыр чирек стакан күләмендә тире авырулары – дерматоз, экзема, нейродермит, тәнгә чуан чыгу, кычытыну, псориаз күзәтелгәндә эчәләр. 

Цикорий тамыры төнәтмәсендә чылатылган тастымалны тиренең бозылган урыннарына ябалар. 

Тамырлардан әзерләнгән ботканы чуан чыккан җиргә япсаң, чуан тизрәк төзәлә. 

Цикорий агулы үлән түгел, аны даими кулланырга була.  

Кадерле укучыларыбыз, тагын бер искәртик: үзбелдегең белән дәваланырга ярамый, нинди генә үлән кулланырга булсагыз да, башта табиб белән киңәшегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар