Логотип
Сәламәтлек

Чөгендер согы. Кемгә ярый, кемнәргә – юк

Чөгендернең файдалы икәнен барыбыз да белә. Без аннан салатлар ясыйбыз, борщ пешерәбез. Тик шулай да дәва максатыннан  чөгендернең согын эчү отышлырак. Ләкин моның үз кагыйдәләре бар. Аларны белеп тору мөһим. 

Чөгендернең файдалы икәнен барыбыз да белә. Без аннан салатлар ясыйбыз, борщ пешерәбез. Тик шулай да дәва максатыннан чөгендернең согын эчү отышлырак. Ләкин моның үз кагыйдәләре бар. Аларны белеп тору мөһим. 

Нинди авыруларны дәваларга булыша
Яшьлек яшелчәсе дип аталучы әлеге тамыразык дисахаридлар, В һәм Е витаминнарына, никотин, аскорбин, фолий кислоталарына бай. Анда тимер, калий, магний, натрий, кальций, йод, фосфор, бакыр, хлор һәм цинк кебек микроэлементлар бар. Менә шундый бай составлы булуы аны организмыбыз өчен алыштыргысыз итә дә инде. 

Чөгендер согын даими куллану иммунитетны күтәрә һәм кан ясалышын яхшырта. Кандагы кислородны арттыра алу үзлеге  кан әйләнешенә, баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, тән тукымаларын кислородка баета. 

Азканлылыктан (анемия) интеккән кешеләргә чөгендер согы белән ныграк  «дуслашырга» кирәк. Ул гемоглобинны арттыра, кан составын яхшырта. 

Чөгендернең хәтерне яхшырту үзлеге дә билгеле. Бу аның йодка бай булуы белән аңлатыла. 

Аяктагы кан тамырлары бүртсә, варикоз күзәтелсә, шулай ук рационга чөгендер согын кертергә кирәк. Ул тромблар барлыкка килүне тоткарлый. 

Чөгендер согы кан тамырларын ныгытырга булыша, кандагы холестеринны киметә, югары кан басымын көйли. 

Әлеге тамыразыктагы натрий һәм кальций нисбәте кан тамырларында артык күләмдә кальций тупланудан саклый. 

Бавырны, үт куыгын, үт юлларын чистарта, шлакларны һәм токсиннарны чыгара. 

Яңа сыгылган чөгендер согы антиоксидантларга бай. Алар исә организмны картаюдан һәм яман шеш авыруыннан саклый. 

Йокысызлыкны дәваларга булыша, нервларны тынычландыра. 

Организмның тонусын арттыра, көч һәм хәл кертә. 

Чөгендер согы – табигый антисептик – организмдагы төрле инфекцияләрне юкка чыгара. Борынгылар бал кушылган бер-ике тамчы чөгендер согын борынга тамызып, бәләкәй балаларны томаудан һәм аденоидлардан дәвалаган.

Хатын-кызларга менопаузаны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә.
 
Антибиотиклар кулланган соң, эчәклектәге микрофлораны торгызырга булыша.

Кемнәргә куллану тыела
Бәвел юлларында, бөерләрендә таш булган кешеләргә чөгендер согын куллану зыян китерергә мөмкин. 
Ашказаны әчелеге югары булганда да чөгендер согыннан тыелырга кирәк. 
Кан басымы түбән кешеләргә аны кулланырга ярамый. 
Подагра һәм ревматоидлы артрит күзәтелгән очракта чөгендер согы чирне тагын да көчәйтеп җибәрергә мөмкин.
Шикәр диабеты булганда да чөгендер согын эчү тыела. 


Чөгендер согын ничек әзерләргә
Сокны төрлечә әзерләргә мөмкин. Соксыккыч җайланмагыз булса, бигрәк тә уңай. Ул булмаса, блендер белән ваклап, сокны марля аша сөзәргә мөмкин. Блендер да булмаса, угыч бардыр. Бер кечерәк чөгендердән якынча 100 мл сок чыга. 

Ничек кулланырга
Чөгендер согын үзен генә эчмиләр, башка яшелчә соклары белән кушалар. Мәсәлән, кишер, кабак, кыяр, әфлисун согы. Башка төрле сок булмаса, кайнаган салкын су гына да кушарга мөмкин. 
Чөгендер согының үзгә бер тәме бар һәм ул эфир майларына бай. Сыкканнан соң аны ачык килеш 3–4 сәгать суыткычта тотарга кирәк. Бу вакытта эфир майлары очып бетә, аска утырымы утыра, утырымны кулланмыйлар. 
Чөгендер согын аз микъдарда куллана башларга кирәк – 1 аш кашыгыннан артмасын. Шушы микъдарны башка төрле сокка кушалар һәм ач карынга эчәләр. Бераз ияләнгәч, көнгә 3–4 тапкыр эчәргә була. 
Бернәрсә дә кушылмаган чөгендер согын томау яки гайморит вакытында борынга тамызырга мөмкин (һәр юлга 2 тамчы).
Лимон согы кушылган чөгендер согы белән ангина вакытында тамакны чайкатсаң, чир тиз чигенә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар