Логотип
Сәламәтлек

Бәбкә үләне

Күпләрегез балачакта яланаяк йомшак бәпкә үләненә басып йөрергә яраткандыр. Бәпкә үләне дип юкка гына әйтмиләр аны, кош-корт үлеп китә аның өчен. Юл кырыйларында җиргә ятып үсә ул. Чәчәкләре бик вак, аксыл-яшькелт, күрексез. Җәй буена чәчәк ата.

Күпләрегез балачакта яланаяк йомшак бәбкә үләненә басып йөрергә яраткандыр. Бәбкә үләне дип юкка гына әйтмиләр аны, кош-корт үлеп китә аның өчен. Юл кырыйларында җиргә ятып үсә ул. Чәчәкләре бик вак, аксыл-яшькелт, күрексез. Җәй буена чәчәк ата.

Бәбкә үләнен яздан көзгә кадәр, чәчәк аткан чорында җыялар. Дарулык сыйфатында үләне кулланыла. 

Борынгылар аның матдәләр алмашын көйли алуы турында яхшы белгән. Судагы төнәтмәсен шикәр чирен йөгәнләү өчен, кандагы шикәрне киметү өчен эчәләр. 

Ялкынсынуны баса. Лайлалы тышчалардагы: авыз, борын эче, ашказаны, эчәклек, аналыктагы ялкынсынуларны дәваларга булыша. 

Бөерендә һәм сидек куыгында таш булган кешеләргә аны чәй кебек төнәтеп эчәргә киңәш итәләр, ул ташларны эретә. Сидек куыгындагы папилломаларны бетерергә булыша.

Үт куыгында таш булганда да бәбкә үләне ярдәмгә килә. 

Бәбкә үләне төнәтмәсен төрле тире авыруларын: дерматит, псориаз, нейродермитны дәвалаганда кулланалар. 

Нерв системасын ныгыту үзлеге дә билгеле. 

Бу үләнне элек кендек әбиләре аналыкны кыскарту (сокращение матки), кан китүне туктату өчен киң кулланганнар. Ул канның куеруын тизләтә. 

Ашказаны җәрәхәте вакытында да кан киткәнне туктатырга булыша. 

Бәбкә үләне төнәтмәсе белән кан тамырларын ныгыталар.

Бәвелне арттыра.

Геморройдан шифасы бар.

Төнәтмәсен ясау өчен: 20 г вакланган үләнгә 1 стакан кайнап суынган су коеп, «су мунчасы»нда 15 минут төнәтәләр. 45 минуттан сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. 

Үләннәр белән дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшегез. Бәбкә үләне төнәтмәсен авырлы ханымнарга һәм каны куе булганнарга эчәргә ярамый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар