Логотип
Сәламәтлек

Артроз. Нәрсәдән тыелырга?

Яшь чактагы кебек, йөгереп кенә китәрдәй буласың – буыннар ирек бирми, баскычтан төшеп-менүләре бер газап... Өлкән яшьтәгеләрдән иң еш ишетелүче зар болар. Нилектән буыннар үз вазыйфаларын тиешенчә үтәми, борынгы ишек күгәне кебек, шыгырдый? Республика клиник хастаханәсенең 1 нче травматология бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Рамил САЛИХОВ белән шул хакта сөйләшәбез.

Яшь чактагы кебек, йөгереп кенә китәрдәй буласың – буыннар ирек бирми, баскычтан төшеп-менүләре бер газап... Өлкән яшьтәгеләрдән иң еш ишетелүче зар болар. Нилектән буыннар үз вазыйфаларын тиешенчә үтәми, борынгы ишек күгәне кебек, шыгырдый? Республика клиник хастаханәсенең 1 нче травматология бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Рамил САЛИХОВ белән шул хакта сөйләшәбез.

Безнең бүлеккә мөрәҗәгать итүче пациентларның күпчелеге нәкъ менә буыннар авыртудан зарлана. 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең 70–80 процентында артроз күзәтелә. 40–64 яшьлекләр арасында исә бу күрсәткеч 30–50 процент. Артроз белән Җир шарындагы бар халыкның 2 процент чамасы авырый. 
Нәрсә соң ул артроз дигән сорауга җавап бирсәк, ул – буыннардагы кимерчәкнең зәгыйфьләнүе, ашалуы. Бер генә көндә барлыкка килми, моның өчен еллар кирәк. Артроз, гадәттә, тез һәм бот буыннарын зарарлый. Кайчак иңбашы һәм бармак буыннарында да күзәтелергә мөмкин.
Артроз – хроник авыру, аны тулысынча дәвалау мөмкин түгел. Ләкин дәва чараларын күрергә кирәк, чөнки соңгы стадиягә күчсә, зарарланган буын бөтенләй хәрәкәтсез калырга мөмкин. Беренче һәм икенче стадиядәге артроз вакытында консерватив дәвалау методлары, мазьлар, физио-дәва чаралары һәм дәвалау гимнастикасы билгеләнә. Кайчак табиб гормональ чаралар да билгеләргә мөмкин, ләкин монысы иң соң очракта гына кулланыла. Өченче стадиядәге артроз булганда зарарланган буын урынына фәкать протез гына куярга мөмкин. 
Артроз вакытында дәва гимнастикасының шифасы зур. Әмма гимнастиканы даими ясаганда гына нәтиҗәсе уңай булачак. 

Артрозның сәбәпләре:
- буыннарга артык көч килү;
- төрле имгәнүләр;
- артрит;
- сөяк-буын системасы чирләре: бот сөяге дисплазиясе, сколиоз, яссытабанлылык;
- буыннарның артык хәрәкәтчәнлеге;
- метаболик чирләр;
- организмда гормональ үзгәрешләр булу;
- иммунитетның какшавы.

Артроз кемнәргә яный:
- көнозын аяк өсте эшләүчеләргә;
- гәүдәнең артык авырлыгыннан интегүчеләргә;
- эндокрин системасы дөрес эшләмәгәндә;
- нәселләрендә артроз белән авыручылар булганнарга;

Билгеләре:
- буыннарның хәрәкәтчәнлеге кимү;
- физик нагрузкадан соң буыннарның сызлавы;
- иртән буыннарның оешуы;
- буыннарның шыгырдавы;
- торып киткәндә авырту тою;
- авырткан буын тиресенең кызаруы;
- шешенкелек.

Табиб киңәш итә:
- артроз билгеләре күзәтелгән очракта, 5 килограммнан артык күтәрмәскә;
- лифт була торып та, баскычлардан җәяү йөрмәскә;
- гәүдәнең артык авырлыгыннан котылырга;
- чүгәләп утырулардан тыелырга;
- авыртуга түзеп йөрмәскә, вакытында табибка күренергә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар