Логотип
Сәламәтлек

Акушер-гинеколог Лилия ХӘЙРУЛЛИНА: «Замана балаларының җенси җитлегүе иртәрәк башлана»

Сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсенең 1 нче консультатив диагностика үзәге акушер- гинекологы Лилия ХӘЙРУЛЛИНА җавап бирә.

Сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсенең 1 нче консультатив диагностика үзәге акушер-
гинекологы Лилия ХӘЙРУЛЛИНА җавап бирә.


Кыз баланы ничә яшьтә гинекологка күрсәтергә кирәк? Үзен уңайсыз хис итмәсен өчен, ничек алдан
әзерләргә?

Гинекологка барыр алдыннан бала белән сөйләшү мәҗбүри. Аңа ничә яшь булуы мөһим түгел. Күз йә теш
табибы турында сөйләгән кебек үк, гинекологның кем булуын, ничек каравын аңлатыгыз. Кыз бала
гинекологтан курыкмасын. Киләчәктә аның хатын-кыз, әни буласы бар, ә гинеколог һәр чорда үз киңәшләре
белән ярдәм итеп торачак бит. Үскән саен, җенси җитлегү турында да бала әнисеннән ишетсә яхшырак булыр.
Күкрәк үсү турында, күрем күрүнең нәрсә икәнен, аны календарьда ничек итеп алып бару үзенчәлекләрен
аңлатыгыз.

Апаның кызында күрем күрү 10 яшендә башланды. Бик иртә түгелме бу? Замана балаларының җенси
җитлегүе иртәрәк башланамы әллә?

Балаларның иртә җитлегү билгесе итеп алардагы икенче җенси билгеләр (күкрәк үсү, тәненә төк чыгу)
вакытыннан иртә, ягъни 7–8 яшькә кадәр барлыкка килүне саныйлар. Әйе, чыннан да, замана балалары
иртәрәк җитлегә, пубертат яшенә иртәрәк керә. Моңа социаль өлкәдәге үзгәрешләр дә, экологиянең тискәре
тәэсире дә, сыйфатсыз ашау да, уку белән бәйле авырлыклар да, физик активлыкның аз булуы да йогынты
ясый. Кайбер авырулар да тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, йогышлы чирләр, баш мие травмалары,
эндокринологик тайпылышлар һәм башкалар. Балада иртә җитлегү билгеләре сизелә башласа (тавыш үзгәрү,
күкрәк бизе үсү һәм ими башы тирәсендә ареоланың төсе үзгәрү, җенси органнарда үзгәрешләр, тир исе килү)
педиатрга мөрәҗәгать итегез. Ул сезне гинекологка йә эндокринологка җибәрер.

Кызларның күкрәкләре ничек үсәргә тиеш? Икесе ике төрле зурлыкта үсә башлауга борчылыргамы?
Гадәттә, кыз балага 10–11 яшь тулгач, күкрәк үсү билгеләре сизелә башлый. Башта күкрәк очы асты бераз
шешеп киткән кебек була, аннары ими башы тирәсендә тән төсе үзгәрә. Күкрәкнең бераз авыртып торуы
норма санала. Әни кеше бу чорда балага игътибарлы булырга тиеш. Борчылырлык симптомнар күрсәгез,
табибка мөрәҗәгать итегез. Күкрәк бизләре бертигез үсми, башта берсе, аннары икенчесе үзгәрергә мөмкин,
моның өчен борчылырга кирәкми. Күкрәк формалашып җиткәннән соң да аларда бераз асимметрия булу
шулай ук норма буларак кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар