Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зәйнәб: «Ир-ат белән бер икән бу этләр. Күздән югалсаң шундук эзләнә башлыйлар»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб моңлы итеп җырлап кына калмый, афоризмнар, кызыклы фикерләргә дә бай икән әле. Бу фикерләр белән килешәсезме?

 

Татарстанның халык артисты Зәйнәб моңлы итеп җырлап кына калмый, афоризмнар, кызыклы фикерләргә дә бай икән әле. Бу фикерләр белән килешәсезме?


Мода артыннан кусаң, коерыгы өтелгән тавыкка әйләнергә мөмкинсең.


Һәр кеше үзеннән йолдыз ясый ала! Һәр кеше бик матур һәм шикарнодан да яхшырак күренә ала!!! Моның өчен эчке кәеф, күңел күтәренкелеге булырга тиеш!


Чишмәне хәтерләтеп ясап куйган фонтан яныңа барып, йоклар алдыннан тыңлап ятармын дип тавышын яздырган идем. Ясалма фонтанны озак тыңлап булмый икән, туалет багыннан су агып утырган кебек.


Фотолар, афишалар карап утырдым да, «Мин бөтенләй башка, бөтенләй үзгәрдем», – дип, узган еллардан калган барлык афишаларымны җыйдым да, чыгарып аттым. Кайвакыт мизгел тукталып кире кабатланмас кебек… Юк, алай тугел! Бары да кабатлана...


Үзең булып калырга өйрәнегез!


Үзең турында гел яхшы гына уйлауларын теләү ул – начар. Кеше үзеннән дә яхшырак була алмый, ә ул үзен бик яхшы белә!


Кеше үзгәрми тормый, үзгәрә! Бер дә үзгәрешсез күңелле түгел, үзгәрешләр булганда кызыграк! 


Тормышны ничек яшәп үткәрү бары үзеңнән генә тора!


Бар иде әни назына күмелеп яшәгән чаклар...


Таңны каршы алып, кичен кояш батуына карап сокланырга вакыт тапсаң, җаныңа ул мең дәва бирәчәк.


Дөресен әйтә белү үзе бер талант, ләкин ул һәр кешегә дә бирелми.


Дөреслекне ишетүне тупаслыкка санамыйча, кабул итәргә өйрәнә алу, файдасыз булмас.


Әнием үзе пешергән ипие белән тәмле итеп чәй эчә иде. Писүксез чәй белән ипи ничек тәмле булсын инде дип уйлый идек.  Бик тәмле икән бит!


Бар нәрсәдән «шоу» ясый торган заманада яшибез, бер баш белән аңлап та, уйлап та бетерә торган түгел!


Онытып, онытылып торырга, ярый әле төнге йокы бар...


Вакытлыча булган уңышлар, популярлык авыз күтәреп мин моңа лаеклы дип әйтергә мөмкинлек бирә дигән сүз түгел әле...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар