Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зәйнәб Фәрхетдинова туңдырылган җиләк-җимешләрен нишләтә?

Танылган җырчыдан чираттагы киңәш

Зәйнәб Фәрхетдинова инста дусларын язның беренче көне белән котлап наказ бирә. 


«Бу айда иммунитет күтәрәбез, Алла бирса», – ди ул. Моның өчен  туңдырып куйган  барлык җиләк-җимешләрне ашарга киңәш итә.  Аларны март аенда кулланып бетерергә кирәк икән. «Срочно туңдыргычтагы бар булган көзге, җәйге муллыкны шушы айда ашап бетерергә тырышыгыз, дусларым, соңга калса, витамины бетә, бер файдасызга әйләнәчәк», – дип яза Зәйнәб. 


Ул туңдырылган җиләк-җимешләрдән маскаларның бик файдалы булуын да әйтә. Әмма бик матур буласы килсә дә, кулланырга жәлли икән.  


Ә сез битегезгә нинди маскалар ясыйсыз?  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар