Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Зифа Кадырова нигә елаган?

Язучы Зифа Кадырованың бер китабы кулына эләгеп, аны укып чыккан укучы аның башка әсәрләрен эзләп тапмыйча җанына тынычлык тапмыйдыр. Тизрәк табарга һәм дөньяның бар мәшәкатен читкә куеп китап эченә чумарга тели ул... Аның һәр китабы бер көн, бер төн эчендә укыла. Кыска булганга түгел, укый башлагач, берничек тә туктап булмаганга.

Язучы Зифа Кадырованың бер китабы кулына эләгеп, аны укып чыккан укучы аның башка әсәрләрен эзләп тапмыйча җанына тынычлык тапмыйдыр. Тизрәк табарга һәм дөньяның бар мәшәкатен читкә куеп, китап эченә чумарга тели ул... Аның һәр китабы бер көн, бер төн эчендә укыла. Кыска булганга түгел, укый башлагач, берничек тә туктап булмаганга. 

Зифа Кадырова – уникаль язучы. Гомер буе төзелештә маляр булып эшли, илле яшенә җиткәндә генә кулына каләм ала, яза башлый. «Тормышымның бик авыр бер мизгелендә яза башладым. Хат язарга дип кенә утырган идем... Күңелемне бушатырга кирәк иде. Ә ул авырлыктан чыгу юлы да булды. Мин шуңа күрә бөтен хатын-кызларга да бу киңәшне бирәм: бөтен нәрсәне дә кешеләргә сөйләп бетереп булмый, андый чакта языгыз, дим. Утырыгыз да кәгазьгә төшерегез», – ди ул. 
Зифа Кадырова бүген безнең сорауларга җавап бирә.

 

Китаплар авыр языламы, Зифа апа?
– Әгәр мин үзем елый-елый язмасам, укучы да аны елап укымаячак. Әгәр мин көлә-көлә язмыйм икән, укучы шулай ук көлмиячәк. Әгәр бөтен күңелемне салып язмыйм икән, мин аны ташлыйм да китәм генә. Дөресен әйткәндә,  кайчан язганымны да белмим. Өстәл янына сирәк кенә утырам. Көнгә кайчак бер бит кенә дә язам. Яз, дәвамы кирәк дигәч, тырыша-тырыша өч бит яздым әле беркөнне... Тик эш ничә бит язуыңда түгел, алган сюжетыңны ахырына алып барып җиткерә белүеңдә. Сюжетның үзен язу миңа кызык. Тик аның бит әле арасын тутырасы бар – аларны бер-берсенә ничектер ялгарга да кирәк. Шунысы үтерә... Тик кызык сюжет тапсаң, аны барыбер тизрәк утырып язасы килә. 
Ә ниндидер әсәргә тотынганда аның ахырын күрәсезме, аның нинди буласын инде беләсезме?
– Юк, китап гел синеңчә берничек тә бармый ул. Ул гел үз юлын үзе ала. Син аны башлап кертеп кенә җибәрәсең... «Көтеп узган гомерне» язган вакытта ничәмә сюжет шап иткән кебек килеп төште менә. Башлаган чакта уемда да булмаган геройлар килеп керде әсәргә. Кайдан килеп керделәр, аңламый да калдым. Якуб килеп керде. Аңа ияреп аның балалары килеп керде. Әйтәм бит, алдан берсен дә уйламадым, һәрберсе үз юлы белән килделәр. 
Аннан мин бит тәртибен белеп язмыйм – мине моңа укытмадылар. Үземнең хис-тойгыларым артыннан гына барам. Күңелемә кагыла икән – язам, юк икән – тотынмыйм. Сүзләрдән базар ясап утыру нигә кирәк?! 
Соңгы китаплар юка бит инде. Бу хакта үземә дә әйтәләр. Башлаган зур әсәрем пожарда янды. Күз алдыгызга китерәсезме – папка-папка әзер әсәрем... Үзәк өзелде, билгеле.
Әле менә яңа әсәремнең бик авыр бер сюжетын яздым. Өч бит кенә ул. Әмма ике көн яздым мин аны. Соңгы юлларын язганда, ноутбугымның зарядкасы бетүен сизмәгәнмен. Шнурга аягым тиеп китте дә, сетьтан ычкынды. Теге ике көн язган өч битем югалды. Мин шунда еладым... Өем янганда да еламаган идем. Моны бит кире кайтарып булмый – саклап бармаганмын. Кызыма шалтыраттым: «Балам, язганымны югалттым, бәлки, килеп эзләп карарсың, табарсың», – дим. Төн иде инде. «Төнне ничек чыгарга хәзер, кызым?!» – дим. Йокламадым... Иртүк килүен дә килде, тик тапмады... 
Кабат шул ук әйберне язып булмый. Синең иң беренче язганың – иң дөресе. Башта шулай скелетын ясыйсың, аннары арасына кереп өстисең, әлбәттә. Мин беркайчан бернәрсәне ертып ташламыйм, бетермим – язган кадәремә өстәп кенә барам. Иң дөрес юллар – беренче язганда языла. Шуңа күрә дә, әйткәнемчә, бүген югалтканыңны инде кабатлап башка яза алмыйсың. Мин үзем шулай дип уйлыйм. 
Язып ята торган яңа әсәрегезнең исеме әле билгелеме?
– Әсәргә исемне язып бетермичә бирә алмыйсың. Соңгы ноктаны куйгач, бер биш исем уйлап, шуннан сайлап аласың. Аннан редакторлар, рәссамнар белән эшли башлыйсың. «Яраларың белән яратырмын»ның редакторы, мәсәлән, Фәния апа Хамматова булды. Шагыйрь Кадыйр Сибгатнең хатыны ул. Олы яшьтә булса да, шулкадәр әйбәт киңәшләр бирә иде. Искиткеч акыллы иде! Без аны былтыр җирләдек. Соңгы көненә кадәр янында булдык... «И-и балалар, алай түгел бит ул!» – дия иде. Без шуннан барысын да аңлый идек...
Ул әсәрне беркайчан да болай гына укымас иде. Шунда ук кулына каләм тотып утыра – төзәтә дә бара иде. Башыннан ахырына кадәр төзәтеп чыккач кына яңадан беренче биткә кайтып, укый башлый. «И-и балам, исән генә була күр инде!» – дия иде ул. Очрашуларга йөрүемне, гел юлда булуымны белә иде бит. Әле пандемия чыгып кына туктадым, халык белән еш аралашып яшәдем бит. Берәр ел алдан чакырып куялар иде. Оренбургта да булдым, Мәскәүдә дә, Ульянда да... Чакырган җиргә бармый калганым булмады... 
Фәния апа читтән ул-бу хәбәрләрне дә ишетә иде бугай – язучылар белән аралаша бит. Минем өчен йөрәге әрни иде, күрәсең. «И-и бала, бетерәләр бит инде сине», – дия иде... «Фәния апа, бетермиләр», – дип елмая идем. Ничек бетерсеннәр?! Мин бит берәү белән дә бәхәсләшмим. Үземне язучы да димим, язучы түгел дә димим... 
Әдәбиятка килгәнемә 12 ел булды. Шул еллар эчендә 6 китап чыгардым. Һәм шул 6 китапның 5 се сәхнәләштерелде. Соңгы биш ел рәттән спектакльләрем куела. Башта «Язмыш сынавы» чыкты, аннан «Сагынырсың, мин булмам», «Синсез килгән язлар», «Бәхеткә юл кайдан»... Инде менә Уфа «Нур» Татар дәүләт драма театры «Көтеп узган гомер» әсәре буенча «Фатыйма» драмасын куйды.  26, 27, 28 март көннәрендә Уфада премьера булды. Мине дә чакырдылар. Спектакль башланыр алдыннан халык белән очрашу оештырдылар. Без һәрвакыт шулай эшлибез. Мәскәүдә дә шулай булды... 17 чәчәк букеты бүләк иттеләр ул көнне миңа, тагын чүлмәкле ике гөл. Бер районнан күчтәнәчкә ак майга кадәр алып килгәннәр иде. Ярты сәгать автограф кына яздым. Кичке сәгать алтынчы яртыда халык җыелган иде инде ишек төбенә. Алтыда гына театрны ачтылар... 
Үзегез канәгать калдыгызмы?
– Гадәттә, спектакльләрне гади тамашачы белән рәттән утырып карыйм. Алар еласа, мин дә елыйм, көлсәләр – көләм... «Фатыйма»ны караганда да дулкынландым, билгеле. Башкортстанда беренче спектаклем бит әле бу. Дөрес, Чаллы театры туган ягыма – Башкортсанның Учалы районы Ахун авылына кайтып тамаша куйды. Аларга безнең Урал тауларын бик күрсәтәсем килгән иде... Әлмәт театры да «Синсез килгән язлар» белән Ахунга кайтып килде. Ә Уфада моңарчы бер спектакль дә куелмады. 
 Беләсезме, гел канәгать калмыйсың. Мин бит хатын-кыз, үз күзлегемнән язам. Ә куючы режиссерлар – ир-атлар. Алар әсәрне икенче төрле күрә. Гомумән, һәркем үзенчә күрә. 
Былтыр Буа театрында «Бәхеткә юл кайдан?» спектакленең премьерасы булганда өч көн буе анда яттым. Бер көнгә куйганнар иде, билет җитмәде: халык килә дә килә... Шулай өч көнгә сузылды. Соңгы көнне зур-зур кунаклар килде, мин аларның кем икәнлекләрен дә белмим, берсен дә танымыйм. Спектакль беткәч, чыгышлар ясадылар. Рәшит абый Әхмәтов әле исән иде. «Рәшит абый, мин үз фикеремне әйтә аламмы икән монда?» – дим. «Син аны әйтергә тиеш тә!» – диде ул миңа. Бу әсәр аша нәрсә җиткерергә теләвемне мин дә әйттем аннары. Артистлар, кызганыч, сценарийны гына укыйлар, ә китапны укымыйлар алар. Шуңа күрә минем ни әйтергә теләгәнемне аңлап бетермәскә дә мөмкиннәр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен ботен китабыгызны алдым узегезгэ звонит итеп! Соенечем эчкэ сыймый! Рэхмэт сезгэ суземне тынлаганыгыз очен! Бер китапны бер кондэ укыйм, туктап булмый бер укый башлагач!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Артистлар үзләре укымый дигәнгә аптырап куйдым.Шул рольне башкарасың икән,беренче чиратта китабы белән кызыксыналар диеп уйлаган идем.Уфа Нур театрында "Фатыйма"ны карадык.Әйбәт куйдылар,шулай да китабы күпкә яхшырак..!

      Хәзер укыйлар