Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Йолдызларның зифа буйлы булу серләре 

Кайбер кеше күп ашый, ләкин тазармый. Ә кайберәүләр банан ашап та җәелә. Ни өчен бу шулай икән соң?..

Җәйне без барыбыз да көтеп алабыз. Яңа ел бәйрәменә әзерләнгән мул табыннардан соң,  хатын-кызлар белән берәттән, күп кенә ир-атлар да җәйне уйлый, фигураларын матурайту турында кайгырта башлый икән. Спортзалларга язылучылар, спорт белән шөгыльләнүчеләр арта. Ә ябыгырга теләүчеләргә нинди генә программалар тәкъдим ителми, акчаң гына җитсен!  Интернетта бу өлкәгә караган нинди генә белдерүләр юк: заказ бирсәң, диетологлар шәхси меню төзеп бирә, челтәрле бизнеста утыручылар  фигураны матурайта торган могҗизалы порошоклар, төнәтмәләр сата.  
     Спортзалга йөрергә иренүчеләр яисә эш белән мәшгульләр ябыгу өчен  төрледән-төрле диеталарга утыра, махсус продуктлар куллана башлый, татлы ризыклардан баш тарта. Ләкин, кызганыч, озак вакыт ашамый торганнан соң, ябыгучылар кыска вакыт өчендә массаларының яңадан үз халәтенә кайтуыннан зарланалар. Кайбер кеше күп ашый, ләкин тазармый. Ә кайберәүләр банан ашап та җәелә. Ни өчен бу шулай икән соң? Баксаң, кешенең зифа сынлы булуы матдәләр алмашы – метаболизмнан тора икән.  Шуңа диетологлар ябыгырга теләүчеләргә туклануны нормага салырга куша. Май, аксым, углеводларны кирәгенчә куллана башлагач, кеше артык килограммнардан арына, ябыга башлый. Ә метаболизмны генетик тест ясатып тикшерергә мөмкин. Бу тест белән кешенең нинди авыруларга  бирешүчәнлеген дә ачыклап була.  
   Татар эстрадасы җырчылары арасында ябыгу марафоннары алып баручылар, челтәрле бизнес белән шөгыльләнеп ябыктыра торган  продуктлар тәкъдим итүчеләр дә бар. Ләкин артистлар үзләре ябык булуларын диета белән бәйләп аңлатмый. 


  Җырчы, телевидениедә алып баручы Эльвира Фазлыева
– Минем бернинди дә серләрем юк. Диета сакламыйм, нәрсә телим, шуны ашыйм. Ипине бик яратам. Ит ризыкларын кулланам. 
  (Эльвира Фазлыева элек журналистларга биргән интервьюсында үзенең озак итеп йокларга яратуын, спорт белән шөгыльләнмәвен әйткән иде. Димәк, аның зифа сыны тумыштан, генетикадан дигән нәтиҗә ясарга була.)  


 Җырчы Гүзәлем Миңнеханова
– Без барыбыз да авылда туып-үскәннәр. Бакча эшләрен бик яратам. Үз йортыбыз белән торабыз. Минем әти-әниләрем дә, Салаватның әнисе дә бакча тота. Без дә булышып торабыз. Кайнатмалар ясарга, кыяр-помидорлар тозларга, кышка салатлар әзерләргә туры килә. Минем беркайчан да диета тотканым юк, аз ашыйм, күп ашый алмыйм. Чәйне шикәрсез эчәм, конфет, шоколад яратам. Гастрольләрдә еш кунак итәләр. Банкетларда өстәлгә куелган ризыкларны сайлап кына  ашыйм.  «Монысы ярый, монысы ярамый», – дип сайланып утырам. 


Җырчы Ләйсән Гыймаева
– Зифа булу өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Күп итеп ашарга ярамый. Рационда җиләк-җимеш, яшелчәләр булырга тиеш. Шулай ук яхшы кәефтә булырга кирәк. Мин үзем ябыгу марафоннары да  уздырам. Хатын-кыз бит инде ул көне буе кухнядан чыкмый, кышка гаиләсенә запас әзерли. 


 Җырчы, алып баручы Булат Бәйрәмов
– Артык майлы ашамасаң, төнгә каршы ашап йокларга ятмасаң, ашаган ризыгың энергиягә китсә, хәрәкәттә булсаң, көн саен җәяү йөрсәң, гимнастикалар ясасаң, күбрәк су эчсәң – зифа булуның серләре шушы инде. Ашап та ябыгып була. Иң мөһиме – бар нәрсәне дә дөрес эшләргә кирәк. Без гаиләдә майлы ризыклар кулланмыйбыз, күбрәк яшелчәләргә өстенлек бирәбез. Җәй көне моңа аеруча игътибар итәргә кирәк.


Видео  https://youtu.be/zAm1_0d4oGc

 Әзерләде Фәгыйлә ШАКИРОВА 

фото: http://People фото создан(а) lookstudio - ru.freepik.com
  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар