Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчы Алинә Шәрипҗанова турында тугыз кызыклы факт

Бүген Татарстанның атказанган артисты, җырчы Алинә Шәрипҗанованың туган көне. Аны туган көне белән котлап, җырчының тормышына бәйле берничә кызыклы фактны тупладык. 

Бүген Татарстанның атказанган артисты, җырчы Алинә Шәрипҗанованың туган көне. Аны туган көне белән котлап, җырчының тормышына бәйле берничә кызыклы фактны тупладык. 

Алинә Шәрипҗанова Саратов өлкәсенең Ершов шәһәрендә туып-үсә. Әнисе Любовь Анатольевна – рус милләтеннән. «Тормышымда иң кадерле кешем – әнием. Әни сүзе минем өчен әле дә бик мөһим», – ди җырчы. 
Татар теленә аны Камилә әбисе өйрәтә. «Әби русча начар сөйләшә иде. Аның өендә гел татар җырлары гына яңгырап торды. Татар халык җырларын мин беренче тапкыр Камилә әбием өендә ишеттем», – дип сөйли Алинә.  

Татарстаннан читтә туып-үссә дә, урта мәктәпне Алинә Чаллы шәһәрендә тәмамлый. Монда аның апасы яши, кызны да үз янына яшәргә чакыра. Мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Ләкин аны бер ел укыгач, ташлый.

Кызының сәнгать юлыннан китүенә Алинәнең әтисе каршы була. Югыйсә эчке эшләр идарәсендә эшләүче әтисе Саратов Эчке эшләр идарәсе базасында «Орион» дип аталган музыкаль ансамбль оештыра. Ансамбльгә хатын-кыз солистка итеп Алинәнең булачак әнисен чакыра. Шулай итеп, Алинә кечкенәдән җырлы гаиләдә үсә, музыка мәктәбендә белем ала.

Алинә Шәрипҗанова – югары белемле юрист. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетын тәмамлый. Берара хәтта юрист булып эшләп тә ала. Ире Айдар да юрист. Ире белән алар Казан шәһәренең Чистай урамындагы «бөке»дә танышалар. Автосервиска ашыккан Алинә егетнең юлын кистерә, ә тегесе аны куа китә. Кызның елмаюы бер күрүдән җәлеп иткән булып чыга аны. Алинә үзенең телефонын бирмәгәч, Айдар аңа үзенекен калдыра. Берничә көннән, бу кемнең номеры булды соң әле, дип, Алинә аңа үзе смс җибәрә. Хәзер алар Әмир белән Альмираның әти-әнисе. 

Алинәгә зур сәхнәгә чыгарга этәргеч биргән кеше – Венера Ганиева. Аның тәкъдиме белән Алинә кабаттан Казан дәүләт мәдәният институтына керә һәм бу юлы аны уңышлы тәмамлый. Венера Ганиеваны ул үзенең икенче әнисе дип саный. 

Машиналар ярата. Беренче автомобиле – «унынчы» модельле Лада. Әлеге машинаның бер кимчелеге була – ачкыч белән борып кабынмый. «Шундый картинаны күз алдына китерегез, – ди артистка, – мин кич кенә «Корстон»да узган концерттан чыгам һәм капотны ачып, отвертка белән борып машинаны кабызам. Ярты ел шулай отвертка белән кабызып йөрдем».

Алинә Шәрипҗанова 2013 елда Төркиядә узган «Тюрквижн-2013» халыкара конкурсында «Үпкәләмим язмышыма» җыры белән дүртенче урынны яулый. 

Озын чәчләре – Алинә Шәрипҗанованың визит карточкасы. Ул аларны үз гомерендә бары бер тапкыр – студент вакытында гына карега кистерә. «Әнигә шок булды. Шуннан соң башкача кистермәдем», – ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар