Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җыр бәйрәме. «Татар җыры–2021»

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге Зур концертлар залында 22 нче Халыкара «Татар җыры–2021» фестивале  уздырылды. Бу концертка Казаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп, татар җырына битараф булмаган тамашачы  җыелды.

«Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге Зур концертлар залында 22 нче Халыкара «Татар җыры-2021» фестивале  уздырылды. Бу концертка Казаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп, татар җырына битараф булмаган тамашачы  җыелды.

 

Бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән килгән иде. Кичәне Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин алып бардылар. «Татар җыры» фестивале беренче тапкыр 2000 елда, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән уздырыла башлады. 2003 елда халыкара статуска ия булды. 22 еллык тарихында бу фестиваль татар җыры үсешендә тирән эз калдырды: милли музыкаль проект аша 500 лауреат, 1250 ләп яңа җыр узды, татар, башкорт сәхнәсенең яңа кумирларын музыкаль олимпка күтәрде. Концерт алдыннан гадәттәгечә, матбугат конференциясе узды. «Барс Медиа» җитәкчесе Камил Гәрәев, Радик Юльякшин, Зөлфәт Хәким , «Караш» төркеме солистлары журналистларның сорауларына җавап бирделәр. «Быелгы фестивальгә татар сәхнәсенең иң популяр җырчыларын керттек. Фестиваль үзгәрә, яңа башкаручылар белән тулылана. Фестиваль ике ел өчен генә түгел, өч ел өчен», – дип сөйләде Камил Гәрәев. Шунысын дә әйтергә кирәк, коронавирус сәбәпле, узган ел  «Татар җыры» фестивале уздырылмаган иде. Оештыручылар ике елныкын бергә уздырабыз, дип игълан иттеләр. Фестиваль тамашачы хәтерендә уникаль куелышы,  иң популяр җырлары, Россия hәм  татар сәхнәсенең иң йолдызлы составы белән истә калыр, мөгаен. «Яңа йолдыз» телевизион проекты җиңүчеләре чыгышы да тамашачылар өчен сюрприз булгандыр.

 

Салават Фәтхетдинов, Зөлфәт Хәким, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Рифат Зарипов hәм башка җырчылар «Татар җыры-2021» фестивалендә иң популяр җырларын башкардылар.

 

ВИДЕО: https://youtu.be/Srv-tylD3Pk

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар