Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Яңа ел: Әбри тауга менгән, Әсхәт колакларын өшеткән,  Алсу Фазлыева каз пешерә, Диләдән ПП-салат

Яңа ел һәммәбез өчен дә иң сихри бәйрәм. Һәр яңа елны онытылмаслык итеп каршы аласы бәйрәм итәсе, могҗизага ышанасы килә. Бу төнгә иң тәмле ризыклар әзерлибез. Татар эстрадасы җырчыларының иң истә калган  бәйрәме, бәйрәм рецепты турында блиц-сораштыру үткәрдек. 


Яңа ел һәммәбез өчен дә иң сихри бәйрәм. Һәр яңа елны онытылмаслык итеп каршы аласы бәйрәм итәсе, могҗизага ышанасы килә. Бу төнгә иң тәмле ризыклар әзерлибез. Татар эстрадасы җырчыларының иң истә калган  бәйрәме, бәйрәм рецепты турында блиц-сораштыру үткәрдек. 
1. Иң истә калган Яңа ел? 
2. Яңа елны ничек үткәрәсез?
3. Яңа ел табынында иң яраткан ризыгыгыз. Рецепты белән бүлешсәгез иде.
4. Яңа елда иң зур теләк?


Алсу Фазлыева:


Хәзер Яңа еллар барыбер икенче төрле инде. Балачакта авылда әти-әниләр янында үткәргән бәйрәмнәр иң истә калганы. Көне буе ашарга әзерләп, аны төне буе ашап...  Яшь чакта клуб янында салютлар аттыралар иде. Бәйрәмгә әзерлек вакытында лампочкаларны төрле төсләргә буйый торганнар иде. Ул да нык истә калган.  
Быел Яңа елны әни, гаиләләребез, наставникларыбыз белән Казан читендә үткәрергә җыенабыз. Шәһәр ыгы-зыгысыннан читтәрәк буласы килә. 
Яңа ел табынында каз –  иң  төп ризык. Азат казлар алып куйган иде инде. Аны бер пачка тоз салынган суда тәүлек буе тотабыз да, икенче көнне пешәр алдыннан кипшертеп, эчен-тышын майонез, сарымсак, тоз, борыч белән ышкып, эченә алма, кара җимешләр тутырып, пешерергә куябыз. Тәме ныклап сеңсен өчен кискәләп тә алам, кемдер соусны шприц белән ит арасына кертә.  Бик тәмле була ул! 
 Һәр гаиләгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телим. Якыннарыгыз янәшәгездә булсын!


Алсу Әбелханова:


  Яңа ел каршылау бер-берсенә  бик охшаган. Бер тапкыр Яңа ел төнендә яттым да йокладым. Шул истә калган. Бу инде минем өчен, әлбәттә, кызык булмады.
Яңа елны өйдә  иң якын кешеләрем белән каршы алам. 
Безнең бәйрәм өстәлендә иң төп ризык – сельдь под шубой салаты. Россиядә иң популяр ризыктыр инде ул. Аны барыбыз да яратабыз: калмый, ашалып бетә.  Рецептны әйтеп торудан мәгънә юктыр. Ул салатны һәр хатын-кыз ясый.
Барлык укучыларыгызга,  тамашачыларыбызга иң мөһиме саулык-сәламәтлек телим.  Якты киләчәкккә ышанычны югалтмыйк.  Яктылыкка омтылыйк. Бер-беребезгә сабыррак булыйк. 


Алинә Кәримова:


2020 ел дип хәтерлим. Яңа елны туганнарыбызда, Зәй районы Пәнәче авылында үткәрдек. Икенче көнне Федотовога тау шуарга киттек, мин үзем чаңгыда шумыйм, куркам. Ә Азатның  чаңгыда шуарга теләге бар иде. Соңгы минутларга кадәр: «Шума, Аллам сакласын, бик куркыныч, аякларыңны авырттырырсың», – дип әйтә килдем. Шулай итеп, басты бу чаңгыга, бер төште, ике төште һәм килеп төште. «Үзем егылдым, – ди Азат, – ә уйда бөтен син ачуланган сүзләр килде дә басты».  Тезен авырттырды, шеште... Табибларга күрендек. Аягы авыртса да, бәйгедә катнашырга дип Сочига очтык әле.  Яңа ел болай башлангач, ниләр булыр инде дип курыккан идек,  Аллага шөкер, барысы да яхшы булды.
Бәйрәм табынына каз яки үрдәк пешерәбез. Ул бездә һичшиксез булырга тиеш. Бер көн тозлы суда тотам. Аннары аджика, безнең иң яраткан тәмләткеч – сарымсак белән эчен дә, тышын да уам. Эченә әфлисун, алма йә груша салам.  Бик тәмле килеп чыга.  Безнең яраткан ризык – сельдь под шубой.  Нинди генә бәйрәм булмасын, ул безнең өстәлдә. Аны инде бөтен кеше ясый белә. 
Яңа елга теләгем: тынычлык булсын иде илдә, күңелдә. Барлык сорауларыбызга, уйларыбызга җавап, чишелеш табылсын иде. Һәм, әлбәттә, авырулар булмавын, якыннарыбызның сәламәт булуын телим.


Әбри Хәбриев:

 


Моннан ун ел элек үткәргән  Яңа ел бәйрәме истә калды. Ул елны безгә Илдар Әхмәтов, репэр Шәкүр кайтты.  Мунчалар кереп, Яңа ел каршылаганнан соң, дуслар белән бакча артындагы тауга салют арттырырга менеп киттек. Елга аркылы чыкканда киез итекләр юешләнеп бетсә дә, барыбер менеп аттырдык. Аннан таудан тәгәри-тәгәри төштек. Икенче көнне бөтенебез җыелышып, шул  тау башына чана шуарга киттек.  Бик күңелле булган иде.
Яңа ел – гаилә бәйрәме. Гаилә белән була торган көн ул. Ел саен без йә авылга кайтабыз, йә әнине Казанга алып киләбез дә бергәләшеп каршылыйбыз. Дуслар килә кайвакыт, туганнар да җыелышкалый.  Ел саен мунча кереп, мунча алдында чәй эчеп, мунча керәбез. Аннан унике тулгандарак чыгабыз да, Яңа ел каршылыйбыз. Урамга чыгып күршеләр белән салют аттырып ду киләбез. Җырлашабыз-биешәбез. Аннан соң төнге берләр-икеләр тирәсендә кабаттан мунчага кереп китәбез. Яңа ел каршылауның төп инструкциясе шул безнең. Быел Яңа ел төнендә эшлим.
Ризыкка беркайчан да талымлы түгел. Миңа калса, Яңа ел табынында казылык булырга тиеш. Казылык булмаса, бәйрәм түгел инде ул. Шул ук сельдь под шубой салаты, әлбәттә, өйдә бөгелгән пилмән. Пилмән ясаганда эченә төрле әйберләр сала торган кызык-мызык кечкенә генә йолабыз бар безнең. 
Яңа елга иң зур теләк – җан тынычлыгы, сәламәтлек. Шушы ике сыйфат булмаса, кеше үз-үзен югалта. Алга таба нишләргә кирәклеген белми. Үзен югалткан кешедән дә бәхетсез кеше юктыр ул. Үзебезне югалтмыйча яшик!

Дилә Нигъмәтуллина:

Быел Яңа елга берәр җиргә китәрбез дип уйлаган идек, әмма декабрь ае бик тыгыз булды. Курсларым, корпоративлар, укуым... «Авылга кайтып, бөтен мәшәкатьләрдән качып, тынычта ял итик әле», – дидем. Ул  хуплады. Туганнар да кайтабыз, диделәр.  Әни булганда гел бергә  авылда каршы ала идек. Быел да шулай итәргә булдык. Традицияне яңартабыз, Алла бирса. 
Аерым бер истә калган Яңа ел бәйрәме юк. Миңа калса, Яңа ел төнендә гаилә, якын кешеләр белән бергә булу –  иң зур бәхет. Яңа ел ул, ни дисәк тә, гаилә бәйрәме. Күңел ачу күбрәк балаларга кирәк, алар белән бергә таудан шуып үзебез дә  балачакка чумабыз. Менә шул күңелле мизгелләр истә кала инде. 
Без бит хәзер дөрес тукланабыз, мин генә түгел туганнарым да.  Шуның өчен сәламәт туклануга караган ризыклар булачак  бәйрәм өстәлендә. Менә шушы салат белән бүлешәсе килә. Бик тәмле ул. 
 Персик (мин персик урынына хөрмә салам);
50 г сыр;
Төрле чикләвекләр. Аларны кыздырып алам. 
Суган, яшел үләннәр, шпинат,  1 помидор. 
Соус өчен: 2  аш кашыгы кокос сөте,
2 аш кашыгы соя соусы .
Барысын турыйм да соус белән болгатам. Ун минут эчендә ясалган бик тәмле салат була ул.
Яңа елда барлык кешеләргә дә, бераз туктап, тирә-якка карап, бу тормышта кем икәнеңне, нәрсәгә яшәгәнеңне, кая таба барганыңны уйлап алырга телим. Каядыр чабабыз, ашкынабыз, йөгерәбез, ә яшәп калырга өлгерәбезме икән?  Бу социаль челтәрләр белән кеше хәзер югалып калды. Кеше тормышы белән яшәмичә, үзеңнең тормышыңны кайгыртырга кирәк дип уйлыйм.  Үзең турында уйларга, үз тормышың белән яшәргә кирәк!

Әсхәт Дөбер-Шатыр:


Авылда тугызынчы сыйныфта укыган чак. Борынга кызлар исе кергән мәл.  Яңа елда мәктәптә дискотека, аннан соң клубта бәйрәм булды. 40 градус салкын иде ул көнне урамда. Егетләрчә буласы килә бит инде, бүрекнең колагын төшермичә генә авыл буйлап йөрдем. Өйгә кайтканда колагым туңып, бозланып беткән иде. Туңган колактан да катырак әрнегән нәрсә юк икән ул. Икенче көнне шешеп, куян колагы кебек салынып төшкәннәр иде. Шул бик хәтеремдә. Олыгайган саен һаман сөйлим ул хакта. Икенче бер әйбер истә калган: Яңа ел Петровский бистәсендә өй салып, шунда яши башлаган елны булды. Унике тулыр вакыт җиткәч, электр подстанциясендә авария булып, бөтен бистәдә ут сүнде.  Яңа елны шәмнәр яктысында гына бик романтично каршы алган идек. Хәзер ут сүнмәсә дә, шәмнәр яктысында гына каршы алабыз шулай. 

Традиция буенча Яңа елны өйдә –  Айгөл, балалар һәм әби белән каршы алабыз. Безгә шулай бик уңайлы. Өстәл артында һәрберебез теләкләрен,  узып баручы елда исендә калган шатлыклы мизгелләрен  сөйли. 
Ризыкка мин талымлы түгел.. Айгөл нинди тәмле әйбер пешерә, бөтенесен ашыйм. Эченә карабодай, алма, караҗимеш  тутырып пешергән казны бик яратам инде. Рецептын рәхәтләнеп сөйләр идем, белмим. Мин өйдә пешергәнне ашаучы гына. 
Бүгенге көндә безнең ил белән Америка  арасында аңлашылмаучанлыклар арта. Сугышлар гына башланмасын иде дип йөрим һәрвакыт. Дөньяда тынычлык булсын. Балаларның тормышларына карап, шатланып яшәргә генә язсын иде. Вирусны онытырга иде тизрәк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар