Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Винера Ганиева ни өчен концертларда катнаша? (видеоүтенеч)

Яраткан җырчыбыз Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева социаль челтәрләрдә видео мөрәҗәгать белән чыкты.


Винера Ганиева ишегалдында традиция  буенча саф һава сулап йөргән вакытта инста дусларына мөрәҗәгать итә. «Дуслар, миңа төрле  тоссыз, килде-китте  комментарийлар җибәрә күрмәгез. Мин шуны әйтәм: концертларда катнашам икән, кияү эзләр, кияүгә чыгар өчен түгел.  Ул минем хезмәтем, ризыгым. Мин  ничек түләргә тиеш коммуналь хезмәтләр өчен, ничек яшәргә, нәрсә ашарга тиеш? Шуны белегез… Мин Камил абыегызны гомер буе яраттым, яратачакмын һәм  безнең мәхәббәтебезгә тугры калачакмын. Минем кәефемне төшерәм дип тозсыз сүзләр яза күрмәгез, зинһар», – ди ул.

 


Шуңа күрә  инстаграм битендә пост астына комментарийлар язуны ябып куйган. 


Винера Ганиеваның ире тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов 29 декабрьдә вафат булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кемнең ни эше бар кешедә. Жырларлыгы бар, җырласын . Бик яратып тыңлыйбыз.

    Хәзер укыйлар