Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Салават Фәтхетдинов: "Җырчы булып китеп булмый "

Кичә «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы гала-концерты узды. Бу хакта Салават Фәтхетдинов телеграм каналында үзенең фикере белән бүлеште.

Кичә «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы гала-концерты узды. Бу хакта Салават Фәтхетдинов телеграм каналында үзенең фикере белән бүлеште.
«Хәерле кич, дуслар! 
Бүген карарга да, тыңларга да рәхәт. Матур «Татар моңы» конкурсының гала-концертында катнаштым, лауреатлар белән аралаштым. Татарның сәләтле, моңлы балалары бар! 
Быел бәйге беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән узды.
Монысы аеруча сөендерә. Моңыбызны саклыйк!» дип яза җырчы.


Шулай ук «Сөембикә» журналистына биргән интервьюсында Салават Зәкиевич  
җырчы була алу турындагы фикерләрен дә әйтте:
«Һәр бәйгедә таләпләр иң югарыдан булырга тиеш. Кешенең язмышы хәл ителә бит. Артистларны, җырчыларны яратмаган халык юк. Безнең татарда бигрәк тә. Җырчыларга мөкиббән китәләр. Ләкин, җырчыларны яраталар дип кенә, җырчы булырга кирәк дигән сүз түгел. Шуңа мин гадәттә усалрак, ныграк итеп әйтергә тырышам. Бу юлдан китсен, башка эш тапсын, дим. Артист булып китәргә була әле ул, ә җырчы булып китеп булмый берничек тә. Без, укытучылар, әз генә шомартабыз, өйрәтәбез. Тавыш Аллаһы Тәгалә ничек биргән, шулай бара». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар