Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рөстәм Нәбиев яңа биеклеккә менә

Бу юлы Рөстәмне Һималайда урнашакан Манаслу тавы көтә. 

Әле күптән түгел куллары ярдәмендә Эльбрус тавына менеп, дөнья рекорды куйган Рөстәм Нәбиевка Россия рекордлар китабы оешмасы сертификат тапшырган иде. Хәзер ул яңа биеклекләр яуларга планлаштыра. Бу юлы аны Һималайда урнашкан Манаслу тавы көтә. 
Рөстәм – чын мәгънәсендә чиксез мөмкинлекләргә ия егет. 8000 метр биеклеккә күтәрелер өчен ярты ел дәвамында әзерләнгән ул. Манаслуга менсә, Рөстәм Нәбиев дөньяда бу биеклеккә кулларында менгән беренче кеше булачак.

Рөстәм барлык авырлыкларга да әзер. Ләкин игътибарын аларга юнәлтмәскә тырыша. Аның максаты – тауның түбәсенә кадәр менеп җитү.

Хәтерләсәгез, Президент Владимир Путин туры элемтә вакытында  Рөстәмгә бу адымга тирәнтен уйлап, бар ягын үлчәп кенә барырга киңәш биргән иде. Гаиләң, тормыш иптәшең, балаларың хакында уйла, диде. Рөстәм Нәбиевның тормыш иптәше Индира иренең һәр башлангычына теләктәшлек күрсәтә. Хатын-кыз буларак та, ике бала әнисе буларак та ул да борчыладыр, әлбәттә. Юлга чыгасы иртәне Рөстәм сөйгәненә багышлап җырлаган җыры – аларның мөнәсәбәтләрен тулысынча аңлата кебек. «...Әле дә син бар әле бәхетемә, әле дә син бар әле янымда», – дип җырлый Рөстәм. 

«Өйдән чыгып китәргә һәрвакыттагыча авыр. Ләкин анда кайтуымны көтеп торучылар булуы күңелгә тынычлык бирә. Бу – иң мөһиме», – ди Рөстәм. Максатына ирешеп, гаиләсе, Индирасы янына исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калыйк аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле юл аллага тапшырдык

    Хәзер укыйлар