Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рәфинә Ганиуллиана: «Соңгы мөмкинлектән файдаландык»

Җырчы әнисенә инсульт булган вакытны исенә төшерә...


Җырчы әнисенә инсульт булган вакытны исенә төшерә...
«Мамадышта «Туганнар» дигән бик матур клип төшереп кайтып киттек август ахырында. Әни Арчага туганнарыбызга бәрәңге алышырга кайтуын әйтте. Безне дә чакырган иде әле, вакытыгыз булса кайтыгыз дип. 4 сентябрь иде ул... Ә иртә белән миңа хәбәр килеп иреште  – әниегезгә инсульт булды диделәр.
Белгән, күргән әйбер түгел, җитди дип уйламыйбыз да... Инсульт, инфаркт кебек әйберләрне аңлап та җиткермибез. Бар да яхшы булачак, хәзер хастаханәгә алып киләләр, дип уйладым...  Шулай булды да ул. Әнине иртәнге җиделәргә алып килеп җиткерделәр... «Бар да яхшы, система куйдык, иртәгә кадәр көтәбез», – диделәр. 
Икенче көнне иртән тагын шалтырату: «Баш миенә кан сава башлады, без берни эшләтә алмыйбыз, тагын бер тромб  шартлаган баш миендә, кичекмәс операция кирәк булачак», – диде табиб. Яңадан Арчага кайттык. Нейрохирургны чакырттылар. Иң өлкән бала буларак, мин сөйләшергә кереп киттем. 
«Әниегезгә операция ясыйбызмы?» – ди. Тулы картинаны ачып бирде, өч-дүрт айга гомерен озынайту гына була, артыгын өмет итмәгез, дип кисәтте...
Шул вакытта уйлануларымны хәтерлим: бик кирәк микән кешене болай азапларга, гомерен озайтырга... Икенче яктан, нишләп мин хәл итәргә тиеш моны, дим. Өч ай берни бирмәс, бәлки... Ә бәлки берәр могҗиза булыр, әни аякка басар,  дигән уй күңелдән китмәде. Без соңгы мөмкинлектән файдаланырга кирәк дип хәл иттек. Ике сәгать барды операция. Хирург шул вакытта: «Операция уңышлы үтте, хәтта яшәячәгендә өмет бар», – дип әйтте. Гадәттә табиблар алай дип бер кайчан да әйтмиләр бит. 
Бер дә булмас кебек иде ул... Ятып кына торган җиреннән әнине әкренләп аякка бастырдык. 3-4 ай хастаханәләрдә үткәрдек, чиратлап карадык.  «Менә бит, биш кызыңны үз бәхетең өчен тапкансың», – дип бик күп кеше әйтте әнигә.
«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына биргән әңгәмәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар