Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

МакSим: «Мине теге дөньядан алып кайттыгыз»

Россия җырчысы МакSим бик озак вакыт комада ятты. Ул күптән түгел аңына килде. Аны реанимациядән чыгарганнар.


Россия җырчысы МакSим бик озак вакыт комада ятты. Ул күптән түгел аңына килде. Аны реанимациядән чыгарганнар. 


МакSим инде айдан артык коронавирус белән авырый. Авыру бик авыр уза, хәтта җырчының исән калуына өмет өзә башлаганнар иде. Узган атнада якыннары аның хәле яхшыруы турында хәбәр итте. Җырчы тулысынча дәваланып бетмәгән, шулай да хастаханәдән чыгу вакыты ерак түгел. 


МакSимны реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр. Ул әле бик хәлсез, әмма мөстәкыйль рәвештә ашый, йөри, сөйләшә ала. Җырчы инстаграм битендә язылучыларына мөрәҗәгать тә иткән: «Иң элек минем өчен борчылган бар кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Бу минем өчен бәһасыз. Хастаханә табибларына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Минем турында уйлап, дога кылып, сез мине теге дөньядан алып кайттыгыз. Табиблар комада ничә көн ятуым турында сорагач, «Ике көн», – дидем. Бер айдан артык комада ятуыма ышана да алмыйм. Әлегә хәлсезмен, әз генә йөрсәм дә башым әйләнә башлый. Шулай да тиз арада өйгә кайтырмын дип ышанам. Миңа җырларга да, самолетта очарга да ярамый. Үпкәләрне ныгытырга кирәк. Шушы дөньяда яшәвемне дәвам иткән өчен Аллаһы Тәгаләгә бик зур рәхмәтлемен. Бик авырдан, әмма үзем сулыйм»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар