Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ләйсән Гыймаева: “Бакчада эшләргә яратмыйм”

Артистлар гаиләсе Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар да Вознесение бистәсендә үз йортлары белән яши...


Артистлар гаиләсе Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар да Вознесение бистәсендә үз йортлары белән яши. Йортлары ике катлы булса да, бакчалары артык зур түгел. Биредә алар күбесенчә агачлар, куаклар үстерәләр.


– Бакча минем өчен – саф һава, релакс урыны, – диде Ләйсән Гыймаева. – Мин көне буе бакчада мәш килә торган кеше түгел. Беренче чиратта күңел ял итә торган урын ул. Беседкабызда Булат пылау, шашлык, хашлама пешерә. Бакчада шулай ук виктория җиләген чыгып, өзеп ашар өчен үстерәбез. Кыяр белән помидорны да бераз гына утырттык. Быел беренче тапкыр теплица куйдык. Чәчәкләр дә бик күп үстермим, чөнки аларны дөрес итеп тәрбияләп, карап та торырга кирәк бит әле. Шулай ук бераз гына җиләк-җимеш агачлары үстерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар