Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илсөя Бәдретдиновага тәкъдим ясаганнар

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновага тәкъдим ясаганнар.


Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдиновага тәкъдим ясаганнар. Бу хәл кичә Балтач районында концерт вакытында булган. Әлеге районда Илсөянең бик тугры тамашачысы Илнур яши. Ул ел саен җырчының концертына килеп, ничек тә булса аның игътибарын җәлеп итәргә тырыша. Узган ел сәхнәгә менеп, җырчыга мәхәббәт аңлаткан булса, бу юлы, бар халыкны һәм Илсөяне шаккаттырып, аның кулын сораган.  
– Бар көчемне җыеп, бүген Илсөягә тәкъдим ясарга булдым әле, – дип, йөзек бүләк итмәкче була ул. 
Һәм Илсөянең: “Я не могу так”, – дигән җөмләсен тыңлап та бетермичә, балдакны кире кесәсенә салып та куя. 
– Балдакны үзем белән алам, йә югалтырсың, – дип аңлата ул үзенең бу адымын. 
Илсөя әлеге ситуациядән үзенә генә хас булган юмор белән чыга. Залдагылар да бу хәлне көлеп кабул итә. Пост астындагы комментарийлардан аңлашылганча, Илнур әфәнденең кыюлыгына һәм тугрылыгына сокланучылар да, саранлыкта гаепләүчеләр дә бар. Ләкин барысы да диярлек әлеге хәлгә көлеп караган, аны шаяру буларак кабул иткән.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар