Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илгәрәй: “Күңелемдә Габдрәхим белән бәйле үкенеч калды” 

Җырчы Илгәрәй күптән түгел генә вафат булган танылган журналист Габдрәхим белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты...


Җырчы Илгәрәй күптән түгел генә вафат булган танылган журналист Габдрәхим белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты:  
– Мин Габдрәхим, ягъни Рөстәм белән 2001 елда таныштым. Әйе, миннән өлкән кеше булса да, мин аңа яшьтәшкә эндәшкән төсле Рөстәм дип әйттем. Чөнки аңа шулай ошый, күңелләре күтәрелеп китә иде. 
Мин Рөстәмгә гомер буена рәхмәтлемен! Ул мине “Курай” радиосына алып килде һәм 10 нчы сыйныфта укыган вакытта, аның ярдәме белән җырларымны халык таный башлады!
2004 елда: "Илназ, дустым, безнең радиода Илназ исемле җырчылар күбәеп китте, әйдә сиңа яңгырый торган сәхнә тәхәллүсе уйлап табабыз!" – дигән тәкъдим ясады. Мин аның бу теләген шатланып кабул иттем һәм башыма килгән иң беренче исемне әйттем – Илгәр.  Габдрәхим: "Во, шәп, ләкин бик яңгырамый, әйдә "әй" өстибез!" – диде. Шул көннән мин ИлГәрәй булдым!
Баксаң, без Рөстәм белән 20 ел таныш булганбыз... Шушы 20 ел эчендә радиода бергә эшләүләр, бер-беребезгә үпкәләүләр, ачу чыккан вакытлар да, дуслашулар да, авыр чакта ярдәм кулы сузган чаклар да күп булды. 
Габдрәхим әти авырганын белгәч, иң беренче булып аның хәлен белергә ашыкты, әтиемә зәм - зәм суын алып килде. Ул әти белән бик дус иде. Габдрәхим үз яшен миңа беркайчан да әйтмәде. Гел яшь булып калырга тырышты. Аның әтинең яшьтәше, нибары 56 яшь кенә булганын кабере янына килгәч кенә белдем.
Тик күңелдә бер үкенеч калды. Аның әтинең кабере янына кайтып дога кыласы килде... Ләкин, тагын шул эш, вакыт дип, мин аның бу үтенечен үти алмадым. Хәзер сез очрашып, әти белән сөйләшеп утырасыздыр...
Хуш, Габдрәхим, тыныч йокла... Каберең нур белән тулсын! Амин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар