Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илһам Шакиров концертлар залында – TMTV Премиясе тапшыру тантанасы бара

Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «ТМТV» музыкаль премия бирү тантанасы бара. Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында  гади тамашачы җыелган беренче концерт бу.

Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «ТМТV» музыкаль премия бирү тантанасы бара. Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында  гади тамашачы җыелган беренче концерт бу.

«Барс медиа» компаниясе оештырган бу тантанада 40 җырчы чыгыш ясый. Алар арасында Данир Сабиров, Ильмира Нәгыймова, Ринат Рәхмәтуллин, Зәйнәб, Ришат Төхбәтуллин, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов. 

Бүгенге концертта « Яңа йолдыз» бәйгесе җиңүче Эльвира Мифтахованың да чыгышы көтелә. Тантананы Раяз  Фәсыйхов белән Алинә Шәрибҗанова ачып җибәрде. Алып баручылар елдагыча: Гөлназ Сәфәрова, Искәндәр Хәйруллин, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев. 
Концерт биш сәгать барыр дип көтелә.  

«Казан Экспо» шәһәрдән 20 чакрымнан артык ераклыкта булуга карамастан, сатуга чыккан билетлар сатылып беткән. Компания шәһәрдән күргәзмәләр үзәгенә махсус трансфер оештырган. Алып баручылар концерт вакытында бу җәһәттән «доставка» белән китерелгән тамашачылар дип шаяртты.

 

 

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар