Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл Уразованың сабые савыгып, өйләренә кайтканнар  

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың кечкенә кызчыгы авырып китеп, хастаханәгә ятарга мәҗбүр булганнар иде. Биредә алар унике көн дәваланды. Бүген, ниһаять, җырчы белән бәләкәчне өйләренә чыгарганнар.

– Аллага шөкер, бүген безне хастаханәдән чыгардылар. Кызым белән өйгә кайтып барабыз. Берүк сау-сәламәт булыгыз. Балаларыбыз чирләүне беркемгә дә күрсәтмәсен. Моңа кадәр хастаханәгә каян кереп, каян чыгасын да белми идек. Моннан да шулай булсын. Безнең өчен борчылып, догалар кылып торганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә, – дип сөенечен уртаклашты дүрт бала әнисе Гүзәл Уразова.  

Теги: Гүзәл Уразова Гузель Уразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар