Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гүзәл һәм Илназ Баһ гаиләсе бакчада ниләр үстерә? 

Артистларның бакчаларында нәрсәләр үсә? Алар кышка нинди ризыклар әзерли? Бу юлы без җырчы Гүзәл Баһ белән сөйләштек. 

Хәзер җырчыларның күпчелеге үз йортлары белән яши. Матур итеп бакча да тоталар. Дөрес, кайберләре җирдә казынудан ләззәт алса, икенче берәүләре өчен бакча бары тик саф һава, ял итү урыны гына. Артистларның бакчаларында нәрсәләр үсә? Алар кышка нинди ризыклар әзерли? Бу юлы без җырчы Гүзәл Баһ белән сөйләштек. 
Гүзәл һәм Илназ Баһ гаиләсе Салмачи бистәсендәге йортларына ике ел элек күченгән. Гаиләләре белән бергә зур бакчаларында мәш килергә яраталар. Бакчаларында җимеш агачлары һәм куаклар, яшелчәләр, чәчәкләр, яшел тәмләткечләр, һәртөрле файдалы үләннәр үстерәләр.  
– Мин җир эшен бик яратам. Бакчада эшләүдән тәм табам. Яланак йөреп, аяклар да бозылып бетә, әлбәттә. Тик барыбер ошый, – ди Гүзәл. – Кечкенә чакта да  әниләр белән бакчада казынып үстек без. Бакчадан яшелчәләр күтәренеп кайта идек. Кайбер кешеләр аннан бизә дә. Миңа исә бик рәхәт.
Гүзәл Идрисова бик нык яшел тәмләткечләр ярата икән. Аларны сезонга 3-4 тапкыр утырталар. 
– Никтер быел алар урамда начар үсә. Югыйсә су да сибеп торабыз. Шуңа күрә бер өлешен теплицага да утырттым. Узган ел тавыкларыбыз да бар иде. Быел этебез генә калды, – диде ул.     
Аның каравы, күп балалы гаиләнең матур бакчасында быел каен җиләге бик уңган. – Бакчага чыккан саен җыеп алып ашадык. Урманга да җиләк эзләп барасы булмады, шунысы сөендерә. Шулай ук тәрбияләргә авыр булмаган чәчәкләр, кабаклар утырттым. Көзгә кадәр сары эре җиләк бирә торган кура җиләгебез бар. Икенче ел рәттән бәрәңге утыртабыз. Балалар үсәләр, саф һавада да йөргәч, аппетитлары яхшы. Болардан тыш, мин чәйгә сала торган үләннәр бик яратам. Бөтнек, шалфейны, карлыган яфракларын пакетларга тутырып, кышка әзерләп куям, – диде ул.     
Уңган хуҗабикә бакча серләренә интернеттан карап төшенә. Бакчачылар сайтларына да язылган. Төп ярдәмчеләре – Илназ Баһ белән уллары. 
– Башта Илназның бакча эшләренә әллә ни исе китмәде. Хәзер исә теләп булыша, барысын да булдыра. Балаларга да күңелле. Әлеге вакытта йортыбызның ир-егетләре бакча башында мунчага утын ярып яталар. Кайвакыт арып та китәбез, тик үз уңышыңны җыеп ашау һәм күчтәнәчкә биреп җибәрү бик рәхәт, – дип елмая Гүзәл.    
 

Гүзәлдән соус рецепты 


иттарткычтан чыгарылган 3 кг помидор;
1 стакан сарымсак;
1 стакан көнбагыш мае;
0,5 стакан уксус;
1 аш калагы тоз; 
1 чәй калагы төелгән кызыл борыч;
0,5 стакан шикә.;  
Барысын бергә салып, кәстрүлдә пешерәбез дә, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.  

Маринадланган сарымсак уклары рецепты

 
1.    Сарымсак укларын юып, турарга.
2.    Йомшарганчы 10–15 минут кайнатып аласы.
3.    Маринад ясыйбыз: бер литр суга 1 стакан шикәр, 1,5 аш калагы тоз, 1 стакан уксус. 


4.    Стерильләштерелгән кечкенә банкалар төбенә сарымсак укларын салып, өстенә кайнап торган маринадны салырга. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар