Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Асаева бәби көтәме?

Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Гөлназ Асаева узган ел кияүгә чыккан иде...

 

Башкортстанда яшәп иҗат итүче җырчы Гөлназ Асаева узган ел кияүгә чыккан иде. Ул Вильдан Шәмсетдинов (Вилли) белән гаилә корды. Гадәттә, яшь парларга: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дигән сораулар бирергә яраталар. Гөлназ белән Виллига да тамашачылардан мондый сорау еш килә. Шушы көннәрдә генә җырчыга чираттагы шундый сорау килеп ирешкән.

Тамашачының: “Үзгәреп киткәнсез, әллә бәби көтәсезме?” – дигән соравына: “Картаям, җәмәгать”, – дип җавап биргән. Гомумән, соңгы вакытта халык җырчының тышкы кыяфәтендә үзгәрешләр барлыкка килүенә еш игътибар итә. 

Моңа кадәр ул тамашачыларның һәм журналистларның бу хактагы сорауларына: “Әлегә мин әни булырга әзер түгел. Вильдан йортны салып бетерү белән үк бу турыда уйлый башлаячакбыз”, – дип җавап бирә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар