Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

 Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган

Кешеләр күңелендә тере килеш каласым килә...

Кичә коллегабыз «Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхимнең вакытсыз үлеме билгеле булган иде. Бүген аны соңгы юлга озаттылар.

Габдерәхим исеме белән иҗат иткән Рөстәм Юнысовны бүген Казанның Самосырово мөселман зиратында җирләгәннәр. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше килергә теләк белдерүгә карамастан, бары якыннары гына җыелган. Бу аның васыяте булган. Бертуганы Рамил хәзрәт Юнысов: «Үзе теләгәнчә эшләдем», – дип хәбәр итте. 

«Икәү генә сөйләшкәндә Габдерәхим миңа әйткән иде: үлсәм, мине беркемгә дә күрсәтмә. Янымда хатыным, балам һәм җеназа укучы берничә якын кешеләр генә булсын дип әйтте», – диде Рамил хәзрәт.

 Габдерәхимнең кешеләр күңелендә тере килеш каласы килгән.

 Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган. «Хәле авырайганын сизгәч, намазлыкка егылган, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән. Тирә ягында дога битләре, ашыгып дога кылган. Догалары кабул булсын», – ди Рамил хәзрәт.

Туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Изге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.??

    Хәзер укыйлар