Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фирдүс Тямаев: «Татар белән башкорт гомергә бергә. Безне аерыр тик үлем генә!!!»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән күңелсез хәл килеп чыккан.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән күңелсез хәл килеп чыккан. Аны Башкортстанның Кыргыз-Миякәдә буласы концерты, Мәдәният йортында ут юк, дигән сәбәп белән булмый кала. Ләкин бераздан эшнең ут булмауга бәйле түгеллеге ачыклана. Җырчыга «маршрут кәгазе» бирмиләр икән.

– Без подвалда булдык. Анда барысы да коры. Алдарга кирәкми. Без бит хайваннар да, соңгы кеше дә түгел, – җырчы инстаграмына урнаштырган видеода клуб мөдиренә әнә шулай ди. – «Фирдүс, килмә!» – дип әйтсәгез, килмәс идек. Без 700 чакрым юл узып килдек. Минем белән бергә 15 кеше, 5 тонна аппаратура, 3 техника. Безгә акча да кызганыч түгел. Генератор бирсәгез дә, халыкка бушлай концерт куеп китәр идем. Миңа аларның акчасы кирәкми. Монда минем абруем һәм халыкка булган хөрмәт турында сүз бара. Нәтиҗәдә, җырчыга караңгы клуб сәхнәсендә баянга берничә җыр җырлап, халыктан гафу үтенеп, кайтып китүдән башка чара калмый. 

Фирдүс Тямаев фаразлавынча, әлеге хәлләр җанисәпкә дә, Куштауны яклаганга да, спорт вакыйгаларына да бәйле булырга мөмкин.  

– Мин инде анысын төгәл белмим. Бары тик тамашачым каршына чыгып, концерт кына куясым килә. Башкортстанда сиксәнгә якын концерт куясыбыз бар, насыйп булырмы, белмим, – диде ул безгә. – 2 апрельдә Стәрлетамакта концерт булырга тиеш иде. Хәзер ул да өзелергә тора. 1000 кеше билет алган. Әле күптән түгел генә куеп киткәндә, бернинди дә «маршрут кәгазе» кирәк түгел иде. Бүген иртән администратор кызга шалтыратып, «маршрут кәгазе» кирәк, диләр. Тик безгә аны бирмиләр, сәбәбен дә аңлатмыйлар. Бу галәмәт бары тик Башкорстанда гына. Татарстанда мондый әйбер юк. Безгә керү ирекле. Нинди артист килә, шул концертын куеп китә. Әминә ханым (Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфикова), Фирдүс Тямаевның нинди гаебе бар? Башкортстан тамашачысы Сездән җавап көтә.

Җырчы инстаграмга видео урнаштырды. Залда ут сүнгән, халык телефоннары белән сәхнәне яктырта. Фирдүс: «Әгәр мине бүтән Башкортстанга кертмәсәләр, миннән истәлеккә җырым!!! Яратам мин сезне», – ди һәм «Гомер үтә» җырын башкара. 

Постында: 
«Күңел әрни, канлы күз яше тама.
Ә без барабыз гел алга, алга.
Татар белән Башкорт гомергә бергә.
Безне аерыр тик үлем генә!!!» – дип язган.

 

Теги: Фирдус Тямаев Фирдүс Тямаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар