Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Ел килешүе: Фирдүс Тямаев белән Элвин Грей дуслашканнар

Ниһаять, дуслык җиңде. Озакка сузылган низагтан соң татар эстрадасының ике популяр җырчысы дуслашкан. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрләрендә хәбәр итәләр.


Ниһаять, дуслык җиңде. Озакка сузылган низагтан соң татар эстрадасының ике популяр җырчысы дуслашкан. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрләрендә хәбәр итәләр.


«Чын егетләрчә кул бирештек. Бу аңлашылмаган хәлләргә нокта», – дип язган постында Фирдүс Тямаев.  Ике җырчы кочаклашып, дуслык турында сөйләп видео төшергән. 


«Радик белән әзрәк аңлашылмаучанлыклар булды. Без бүген чын егетләрчә кул кысыштык, бу хәлгә нокта куйдык. Егет кешеләр бер сугышырга, кул биреп  дуслашырга тиеш. Барыгызга да исәнлек-саулык телибез. Иҗатыбыз гөрләп торсын. Ике республика дус, туган яшәсен. Яңа елга яңа адымнар белән, бөтен булган начар энергияне  артка калдырып, только вперед», – ди Фирдүс Тямаев.


«Яңа елга матур  итеп керәбез. Иске елны дусларча озатабыз. Барлык аңлашылмаган мөнәсәбәтләрне, ситуацияләрне артта калдырыйк. Яңа елда дуслык телим», – ди Элвин Грей – Радик Юлъякшин.  «Яңа елда яңа концертлар булыр дип өметләнәм», –  дип, Элвин Грей Фирдүс Тямаевка кулын суза.  


Ике җырчы арасындагы низаг  яз көне Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Миякә районындагы концерты өзелүдән башланды. Ул концерты өзелүен Куштауны яклап чыгуы белән аңлатты. Бу хәлдән соң Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе,   җырчы Элвин Грей инстаграм сәхифәсендә Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать итте. Ул үзенең постында аны милләтара низаг оештыруда гаепләде. Низаг ел буе дәвам итте. Тямаев Элвин Грейны хәтта судка бирде.

 
Ике җырчыны Татарстан республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразиев дуслаштырган дигән фаразлар да бар. Ул фейсбугында Элвин Грей һәм Фирдүс Тямаев белән кочаклашып төшкән фтосын урнаштырып,  «Дуслар белән» дип язып куйган иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар