Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Дилә Нигъмәтуллинаның шәхси тормышында үзгәрешләр бар

Популяр җырчы Дилә Нигъмәтуллина.. кияүгә чыккан. Дөресрәге, алар инде берничә ел никах белән яшәүче ире белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәннәр.

 

Популяр җырчы Дилә Нигъмәтуллина.. кияүгә чыккан. Дөресрәге, алар инде берничә ел никах белән яшәүче ире белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергәннәр.

Бу хакта бүген җырчы шәхси Инстаграм битендә хәбәр итте. Матур туй күлмәгеннән фотоларын да күрсәтте.

Дилә белән Илсур никахларын теркәргә теләүләрен ай башында хәбәр иткәннәр иде. Ул вакытта бәхетле Дилә язылучылары белән сөенечен уртаклашып:

– Безнең тормышыбызда бик мөһим вакыйга булды. Мин: “Әйе!” – дип җавап бирдем. Мин бервакытта та паспорттагы штампка әһәмият бирмәсәм дә, дулкынландыргыч мизгелләр. Теркәлергә дә, купшыланмыйча, гадәти киемнән барырбыз, дип уйлыйм, – дип язган иде.

Күрәсең, Дилә фикерен үзгәрткән һәм ак туй күлмәге киеп теркәлергә карар кылган.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар