Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Данир Сабиров Екатеринбургта концертын нигә фойеда куйган?

Дустың – синең турында барысын да белүче кешеләрнең берсе инде ул. Синең белән булган барлык кызык хәлләрне, синең сәер һәм кызык гадәтләреңне...

Дустың – синең турында барысын да белүче кешеләрнең берсе инде ул. Синең белән булган барлык кызык хәлләрне, синең сәер һәм кызык гадәтләреңне... Нәрсәләр яратуыңны яки яратмавыңны... Кайчакта сине үзеңнән дә яхшырак белүче дә әле ул! 
Данир Сабиров турында сәхнәдәш дусты Фәнил Вакказовтан 5 кызыклы факт тәкъдим итәбез. Дусты булгач, белеп сөйлидер!

1. Миләүшә исемле кызлар өчен кушаматы – Даня.

2. Иң сәер гонорары. Йортны утлар белән матурларга кирәк әле дип уйлап йөргәндә, Данирны Сабантуйга чыгыш ясарга чакыралар. Кирәк бит: чакыручылар йортны ут белән матурлатучылар булып чыга. Исәпләп карагач, гонорар белән өйне матурлату суммасы бертигез килеп чыга. Данир бу хакта искә төшергәндә: «Выступал за лампочки!» – ди. 

3. Дуңгыз ите ашамый. 

4. Чыгыш ясаган иң сәер урыны: Екатеринбург мәдәният йорты фойесы. Оештыручылар, буталып, концертны шәһәр конкурсы белән бер көнгә куйган булып чыгалар. Данир югалып калмый: концертын фойеда куя. 

5. Данир хатыны Миләүшә телефонына «Хаятым» (төрекчәдән «бөтен дөньям» дип тәрҗемә ителә) дип язылган, ә Миләүшә аныкында – «Ашкым» (яратканым) дип теркәлгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар