Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Бәби-бум: бер көнне ике җырчы гаиләсенең уллары туган    

Шушы көннәрдә җырчы гаиләләрдә сөенечле вакыйгалар булган.

Шушы көннәрдә җырчы гаиләләрдә сөенечле вакыйгалар булган.

Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов өченче тапкыр әти-әни булу бәхетен татыган. Кичә аларның өченче уллары туган.

– Иртәнге сәгать җидедә йокыдан тордым. Бүген түгелдер инде дип уйладым. Чөнки 19 октябрьдән бирле көтәбез. Улыбыз сигез тулып сигез минутта дөньяга килде. Бик җиңел таптым, сизми дә калдым, Аллаһка шөкер. Бәхетле бул, балакаем, безнең гаиләбезгә рәхим ит,  – дип, сөенече белән уртаклашкан Рәфинә.

Композитор, җырчы Булат Җиһаншин гаиләсе дә шундый ук бәхетле мизгелләр кичерә.

– Сөбханаллаһ. Бүген икенче улыбыз туды. Сәламәт, акыллы, тәүфыйклы, бәхетле бул, балам! Рәхмәт, Әлфирәм, – дип, күңелле вакыйга белән бүлешкән Булат.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар