Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Айдар Тимербаев: «Хатыныннан чыгып китәргә ниятләгән иргә җыр яздым» 

Танылган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев шушы көннәрдә генә иҗат иткән җырының тарихы белән таныштырды. Аны бер ир-ат гаиләсеннән чыгып киткәндә хатынына җиткерер өчен махсус яздырган булып чыкты.      

Танылган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев шушы көннәрдә генә иҗат иткән җырының тарихы белән таныштырды. Аны бер ир-ат гаиләсеннән чыгып киткәндә хатынына җиткерер өчен махсус яздырган булып чыкты.      
– Мине Азат Фазлыев бер кеше белән таныштырды. Ул җыр язарга тәкъдим итте. Әлеге ир-ат үзенең тормышын сөйләде. «Хатынымны хөрмәт иттем, ләкин гомер буе яратмадым, – диде ул. – Йөргән кызым белән ачуланышкан идек, ярты ел сөйләшмәдек. Мәскәүдә укый иде. Шунда ук кияүгә чыгып калды. Шуннан соң мин дә өйләндем». Бу пар 24 ел бергә гомер иткән. Балаларны ташлап чыгып китмим, аларны күзле-башлы итик, дип яшәгән. Хәзер ике кызлары да тормышта. Бай ир-ат үзе. Бөтен туплаган малын – коттедж, машиналарын калдырып чыгып китмәкче була. «Гафу ит, үпкәләмә» дигән җыр язарга кушты. Бик авырлык белән, сүзләре берничә тапкыр үзгәртелеп иҗат ителде ул. Шушы җырны Инстаграмыма куярга кушты. «Хатыныма берни дә әйтмим. Менә шушы җырны тыңла, дип язам», – диде ул. Шулай дип бәян иткән Айдар Тимербаев һәм җыр текстын да урнаштырган.     

Гафу ит, үпкәләмә!
Тәрәзәдән карап калма мине,
Кайтырсыңмы дип тә сорама.
Матур гына саубуллашыйк та без,
Кузгалырмын инде зур юлларга.

Кушымта:
        Үпкәләмә, сине сөя алмадым,
        Үпкәләмә – бәхетең булалмадым.
        Сагыныплар, зинһар, өзгәләнмә,
        Гафулар ит, үпкәләмә.

Сөймәсәм дә, сөям дигән булып
Килми һаман алдашып яшисем.
Миннән башка бүтән берәү белән
Була гына күрсен лә бәхетең.


Жиңел түгел шул ул яшәүләре
Мәхрүм булып сөю һәм назлардан.
Сабыр иткән, түзгәннәрең өчен
Рәхмәтләрем әйтәм дә кузгалам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллах хатын кызнын хэр тамчы куз яшен саный курэселэре алда эле ул ир кисэгенен..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Куркак ир бу.

      • аватар Без имени

        0

        0

        иртә уянган бу ир... 24 ел торгачтын нәрсәгә кирәк булды икән бу адым? Әллә читтә бәхетле булырмын диме икән? Бәхетле булыр өчен бик аз кирәк, тик шуны аңлар өчен бик күп кирәк шул!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Икесе дэ кызганыч бу куркаклык тугел. Икесендэ дэ алдагы коннэрдэ бэхет елмайсын.

          Хәзер укыйлар