Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсуның туган көне! Котлыйбыз!

27 июнь - Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы, якташыбыз, популяр җырчы Алсуның туган көне.

27 июнь – Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы, якташыбыз, популяр җырчы Алсуның туган көне.


Алсу Сафина тормышыннан кызыклы фактлар.


1. Бөгелмәдә 1983 елда туа.
2. Камыр ризыкларына исе китә.  Ипи, пироглар ярата.
3. 1992 елга кадәр гаиләләре Когалымда яши. Салкыннан өй стеналарын бәс сарып,  Алсу абыйсы белән җылы киемнәрдән, шапкадан йоклый торган була.


4. 9 яшендә алган Барби курчагы белән 13 яшькә кадәр уйный.
5. Алсуга 8 мәктәпне алыштырырга, 7 шәһәрдә яшәргә, 23 төрле өйләргә, фатирларга кайтып керергә туры килә балачагында.
6. Үсмер чагында Иванушки International группасы кызның кумирлары була. Аларның автографлары әле дә саклана җырчыда.


7. Бизәнергә яратмый. Гади һәм уңайлы киемнәргә өстенлек бирә. Күбрәк джинсы, кроссовкидан йөри.
8. Пешкән суганны җене сөйми.
9. Балачакта бик оялчан була. Үзен ямьсез дип саный.
10. Мәктәптә укыганда малайлар арасында популяр булмый.


11. Баштагы мәлләрдә сәхнәгә чыгарга курка.
12. Беренче тапкыр швед лагеренда Уитни Хьюстон җырын башкарырга батырчылык итә.
13. 1999 елда Россия буйлап беренче турнесы уза.


14. 2000 елда Евровидениедә "Solo"ны башкарып икенче урынны ала.
15. "Alsou" альбомы Болгария, Германия, Англия, Польша, Чехия, АКШ, Швециядә тарала.
16. Булачак ире Ян Абрамов белән дус кызы таныштыра. 
17. Алсу Ян белән свиданиегә футболкадан, тезләре ертык джинсыдан килә һәм... элегант киенгән Ян алдында уңайсызланып кала.


18. Алсу белән Ян өч бала үстерәләр: Сафина, Микелла, Рафаэль.
19. Алсу репертуарында "Кышкы романс", "Уфа юкәләре", "Олы юлның тузаны", "Су буйлап", "Сандугач" кебек популяр җырларыбыз бар.


20. Әтисе Ралиф Сафинның туган авылына – Актаныштан 20 генә чакрымдагы Уяндыкка кайтырга ярата, ел саен анда Сабантуй уздыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гафуэн рэхим..иманы булган кеше анлар мине...

    Хәзер укыйлар