Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева: «Әтинең машинасын сатканда үзәкләр өзелде»

Җырчы Алсу Фазлыеваның әтисе вафатына да бер елдан артык вакыт узып киткән икән инде. Белүебезчә, Фидаил абый ерак юлларга йөрүче шофер иде. Үзе киткәч, аның КАМАЗы бер ел буена тик торган. Моңа эче пошып микән, әтиләре хәтта төшләренә дә кергән. Бүген менә, ниһаять, аны кабызганнар. Ләкин... 

Җырчы Алсу Фазлыеваның әтисе вафатына да бер елдан артык вакыт узып киткән икән инде. Белүебезчә, Фидаил абый ерак юлларга йөрүче шофер иде. Үзе киткәч, аның КамАЗы бер ел буена тик торган. Моңа эче пошып микән, әтиләре хәтта төшләренә дә кергән. Бүген менә, ниһаять, аны кабызганнар. Ләкин... 

Бу хакта Алсу Фазлыеваның язганын укыгач, күпләрнең күңеле сулкылдап куйгандыр. 
«Әтинең вафатыннан соң үзе эшләгән КамАЗы бер ел тик торды. Кайткан саен, әтине шул тирәдә генә кебек хис иттек. Ләкин соңгы вакытларда күбебезнең төшенә шул машинасы белән эштән кайткан кебек керә башлады. Әйтерсең лә эшләп торган машинаның тик торганына уфтанган кебек тоелды...
Исән чагында әти үзе ерак юлдан кайтып кермәде. Эш белән кайнап, эшнең тәмен белеп, бик яратып эшли иде, эшләгән, тырыш кешеләрне ярата иде...
Озак уйлаганнан соң, сораучылар булгач, әтинең машинасын эшкә кулланышка сатып җибәрдек. Бу КамАЗ киткәндә күңелләребез әрнеде. Гүя КамАЗы белән әти дә еракка киткән кебек булды... Әтинең җаны да шул машина белән киткән кебек булды... Ләкин әти сөенеп ятадыр дип уйлыйм. Бу КамАЗда эшләүчеләр дә исән-сау йөрсеннәр, юлда ватылмасыннар, шатланып эшләргә язсын», – дип язган ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар