Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева: “Бу мизгелне бик озак көттем” 

Бүгенге көндә Алсу Фазлыева көтеп алган кызларын үстерү белән мәшгуль. Ул әни булуның бөтен рәхәтен, тәмен тоярга тырышам, ди. Алсу кызлары Зифаның зәңгәр күзле, кара чәчле булуын әйтә. 



Бүгенге көндә Алсу Фазлыева көтеп алган кызларын үстерү белән мәшгуль. Ул әни булуның бөтен рәхәтен, тәмен тоярга тырышам, ди. Алсу кызлары Зифаның зәңгәр күзле, кара чәчле булуын әйтә. 


– Әлегә бөтен эше: ашый һәм йоклый. Төннәрен тыныч чыгабыз. Ашарга ике тапкыр уяна. Малайларымны имезә алмадым, ә хәзер мин бу эшне ләззәтләнеп башкарам, – ди бәхетле әни.
Бала кемгә охшаган соң? Алсу бу сорауга да үзенчә җавап биргән. 
– Төгәл генә әйтергә иртәрәктер. Азатка, диләр. Ә мин Аязга охшатам. Ә Аяз миңа охшаган. Кыскасы, безгә охшаган, – ди Алсу.
Бала караучылары да юк икән. Зифаны үзем карыйм, ди җырчы. 
– Өйдә булуы, бала каравы минем өчен бик рәхәт. Чөнки бу мизгелне бик озак көттем.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар