Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алсу Фазлыева: “Балам тугач, чак исән калдым”

Популяр җырчы, өч бала әнисе Алсу Фазлыева иң матур вакыты – йөклелек чоры хатирәләре белән уртаклаша.  

Популяр җырчы, өч бала әнисе Алсу Фазлыева иң матур вакыты – йөклелек чоры хатирәләре белән уртаклаша.  

– 12 ел элек мин Аязыбыз белән йөкле идем. Студент елларым, бишенче курста укыйм. Токсикоз булмады, рәхәтләнеп бар әйберне дә ашадым: җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә, итен дә, балыгын да, – дип язган Алсу Инстаграмдагы шәхси битендә. – Аеруча кишерне үлеп яраттым. Шуны кетердәтеп ашыйсым килә иде. Авылда үскән кишерне ашап бетергәч, бишәр-унышар килограмм кибеттән алып кайта идек. Ул вакытта берара Азатларның апаларында яшәп алдык, көн-төн кишер кимерүемнән хәтта ояла башлаган идем. "Балаң сары туар, җитәр", – дигән кеше сүзе дә мине туктата алмады. Йөклелек чагында әйбәт ашагангамы, балам да зур авырлык белән туды, 4 килограммнан артык иде. Әле хәтерлим: бала тапкач, тележкада берничә сабыйны палатага алып килделәр дә, шулар арасыннан Аязны шундук танып алдым: үзем кебек кара, маңгаен бозау ялаган (безнең якта шулай диләр).

Ильяс белән йөклелек чорым эшләп узды. Алтынчы айга кадәр бәйрәмнәр алып бардым. Алты сәгать буе аяк өсте басып тору рәхәт түгел иде. Соңгы бәйрәмне алып баргач, өстемнән шундый зур йөк төшкән кебек булды...
Ильяс белән дә токсикоз булмады, бар әйберне дә рәхәтләнеп ашадым. "Бала тугач, аллергиясе булыр, теләсә нәрсә ашап булмас", – дип, үземне бердә чикләмәдем. Ильяс җәй көне туды. Туыр алдыннан бик күп җиләк-җимеш ашап калган идем. Икенче улым белән балалар табу йортыннан чыккач та карбыз ашап карадым. Һәм минем температурам 40 градуска кадәр күтәрелде! Әни орышты мине анда, янәсе, арбуз ярамаган, ник ашадың дип. Ә температураның сәбәбе башкада – бала тапканнан соң җилкенсенү булган. Бик каты авырдым, ике атна 40 температурасы белән яттым. Бернәрсә дә ашый алмый, шыр сөяккә калдым. Бик күп антибиотиклар кадатып, чак исән калдым мин анда. Ужас булды ул.
 

Токсикозның нәрсә икәнен мин Зифа белән белдем. Итле әйберне хәтта исни дә алмаган идем.

Минем хәлемне күреп, күпләр: "Кыз булачак!" – дип әйтте. Зифа белән йөкле чакта җиләк-җимеш кенә ашадым. Хәтерлим, әнинең туган көненә җыелдык. Әле бер кеше дә белми иде минем йөкле икәнемне, әмма халәтемне күреп, барысы да аңлап алдылар. Аннан соң дустым туган көненә чакырды: "Алсу, син яраткан каз итен пешердем", – ди. Ул да белми авырлы икәнемне. Каз итен ашау түгел, аңа карый да алмыйм.

– Эльвира, тамагым тук, ашыйсым килми, каз итен өйгә төреп җибәр әле, аннары ашармын, – дип сорап алдым.

Тик мин аны барыбер ашамадым. Ә менә быел Эльвираның туган көнендә рәхәтләнеп тукландым! Каз итен күп итеп, былтыргысы өчен дә ашадым.
Баланың җенесен бит соңгы көнгә кадәр яшереп йөрдек. Әмма токсикозымны күреп, бар кеше дә УЗИга әйләнгән иде. Бертавыштан: "КЫЗ!" – диделәр. Әмма мин кыз туасына ышанмый идем, малайлар гына туар төсле иде...
Ә хыяллар чынга аша икән! Аллаһка шөкер, алма кебек өч сабыем, өч бәхетем бар!

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар