Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алмаз Мирзаянов белән Зөлфия Шәйдуллинага «чеметтерә» торган хатлар язалар

Иҗатка багышланган хатлар да килә. «Чеметтереп» алганнары да, «Син җырлап торма инде, Алмаз», – дигәннәре дә бар. 

«Сәхнәгә чыккан мәлдә безгә шулкадәр матур-матур теләкләр белән зур күләмле хатлар язалар иде. Хәзер күбрәк  тырнак астыннан кер эзләргә тырышалар сыман. Барысы да түгел, әлбәттә, 10 процент кына. Иҗатка багышланган хатлар да килә. «Чеметтереп» алганнары да, «Син җырлап торма инде, Алмаз», – дигәннәре дә бар. 

Элегрәк Алмаз үзенең шәхси концертлары белән йөргән вакытта рульдә вакытта миңа телефонын бирә иде. Мин аның телефонында хатларны күреп шаклар ката идем. Телефонның экранына сыймый иде матур сүзләр. Беренче концертлары белән йөргәндә дә халык яратып кабул иткән, шулкадәр рәхмәтле булган. Әле араларында чын фанатлары бар, дәфтәр битенә ручка белән үз кулыбыздан язасы килә дип, 4-5 әр  бит хатлар язалар. Азнакай якларында бер абыең зур букет тотып чыгып, бер бит теләк укыды. Мин еламадым гына инде. Шуңа күрә «чеметергә» тырышып язучылар, интекмәгез дә, диясе килә».  

«Болгар радиосы»на биргән интервьюдан Алсу Шакирова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар