Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алина Заһитованың яңа бойфренды?... 

Фигуралы шуу фанатлары өчен яңа сезонга старт бирелү арткы планга күчкән. Тагын да кәттәрәк яңалыклар бар икән бит!

Фигуралы шуу фанатлары өчен яңа сезонга старт бирелү арткы планга күчкән.Тагын да кәттәрәк яңалыклар бар икән бит! Социаль челтәрләрдә тема №1 – Алина Заһитованың 2 метрлы бойфренды барлыкка килү турында.  Алина белән «Ак Барс» хоккейчысы 20 яшьлек Дмитрий Воронков арасында роман дип язып тутырганнар. Буйларындагы аерманы да белгәннәр хәтта: Дима Алинадан 30 см га озынрак.

Яшьләрнең Instagram-аккаунтындагы фотография локацияләрен чагыштырып, мәгълүмат шундый истерия кичерә. Мәсәлән, Алина белән Дмитрийның вейк-бордтагы, мунча кисмәгендәге фотолары...

Кичә, әнә, икесе дә бер үк вакытта бер үк локациядән фотолар куйганнар: Алина да, Дима да «Красная поляна» комплексында ял итәләр. Алина йөргән җирләрдә Дмитрий да очраклы гына күренмидер инде. Аннары Алинаны да еш кына «Ак Барс» матчларында күргәннәре бар. Алина шәхси тормышын җиде йозак астында тота анысы. Шулай да... Шикләнергә сәбәп бар. Ә сез ничек уйлыйсыз?    

 

фото: http://sport24.ru   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар