Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алина Сафиуллина: «Аралар суынгач, бала дип кенә яшәргә кирәкми»

Алинә Сафиуллина моңлы тавышлы җырчы гына түгел, ачыны-төчене күргән хатын-кыз да.  Тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр фикеренә колак салырга кирәклеген аңлыйбыз. Шуңа күрә дә Алинә белән гаилә, ир белән хатын мөнәсбәтләре, аерылышу, балалар хакында сөйләштек. 

Алинә Сафиуллина моңлы тавышлы җырчы гына түгел, ачыны-төчене күргән хатын-кыз да. Тормыш тәҗрибәсе булган кешеләр фикеренә колак салырга кирәклеген аңлыйбыз. Шуңа күрә дә Алинә белән гаилә, ир белән хатын мөнәсбәтләре, аерылышу, балалар хакында сөйләштек. 


Алинә, синең «Юк, кирәкми» клибын төшергәнгә ничә еллар үтүгә карамастан, әле дә аны караган саен йөрәге чемердәп киткән хатын-кызлар бардыр. Чөнки ул хәлгә үзләре калмаса да, дуслары, туганнары дучар булырга мөмкин.  Ул клип синең язмышыңа кагылышлы, диләр. Яралар төзәлдеме инде?
– Вакыт дәвалый. Хәзер аңа карата нәфрәт  бетте инде. Бәхетле булсын, дим.  Гаиләм таркалуы зур сынау булды. Ирем миңа түгел, сәхнәдәге образыма гашыйк булган, мөгаен. Әмма хатын-кызлар тормышта сәхнәдәгечә яши алмый. Көнкүреш мәшәкатьләрен беркая куеп булмый. Хәзер уйлап, анализлап, кабат тырмага басмаска  дип яшим. Аерылышуыбызда ике як та гаепледер. Ике төрле гаиләдә тәрбияләнгән кешеләрнең  бергә яши башлавы стресс булмый калмый. Ярый ла гаиләләрдә берүк тәрбия булса. Ә безнең очрактагы кебек, алар гаиләсендә  – патриархат, бездә хатын белән ир арасында хокуклар тигезлеге булса, уртак тормыш бик катлаулыга әйләнә икән. Тикмәгә генә борынгылар кыз биргәндә, ул өйләндергәндә гаиләләрен тикшермәгәннәр. Мин  моны бик зирәк адым дип уйлыйм. Башка мохиттә үскәч, мин дә баш имәгәнмендер. Аннан соң горур иргә хатынының исеме алдан йөрүе дә авыр. Кунакларга барганда: «Алинә Сафиуллина һәм аның ире», – дип таныштыруны ничек кабул итә алсын инде ул? Боларны яшь кызларга гыйбрәт булсын өчен сөйлим. Алар укымаса, әниләре укып сөйләрләр. Тагын бер хатам: кияүгә чыккач, идеаль булырга тырыштым. Алай кирәк булмаган. Син аны тозлы бәрәңге ашатып үзеңә гашыйк иттергәнсең икән, өйләнешүгә мантый пешерә башларга кирәкми. Менә минем иптәш кызым кияүгә чыккач, артык сикереп төшмәде. Шунлыктан ел буе талашып яшәделәр. Инде аерылырбыз дип уйлый башлаган булган. Әмма бер-берсенең бөтен начар якларын белеп бетергәч, күрәсең, бер-берсенә җайлаша башлаганнардыр. Бүгенге көндә бик бәхетле яшиләр. Бер елдан соң балабыз туды. Идеаль тормышны бала чүпрәге, төннәр буе елавы алыштырды. Бу бит  әти кешегә генә түгел, әни кешегә дә стресс. Минем Нариман дүрт ай буе елады. Төннәр буе елап чыга иде. Йокы бүлмәсендә иртәнге өчләргә кадәр тирбәтеп утырам да, алҗып йоклап китәм. Иртән җидедә сикереп торам. Мондый тормышта хатын-кызның үзенә каян вакыт калсын?! Болар барысы да тәэсир итми калмады. Балага бер яшь тулырга ике көн калгач, чыгып китәргә мәҗбүр булдым. 

 


Димәк, бала хакы дип түзеп яшәргә кирәкми?
– Кирәкми!  Әти кеше бала өчен җан ата икән, ул аерылганнан соң да җан атачак. Хатыннарыннан аерылсалар да, бала тәрбияләүдән аерылмаган ирләр бар бит ул.  Иртә белән килә, балалар бакчасына илтеп куя, кичен каршы ала, әнисенә илтә, үзенә кайтып китә.  Бала белән ата якын икән, аерылу алар арасын ерагайтмаячак. Күп хатын-кызлар, шул исәптән, мин дә бала тугач хаталана: баланы иргә ышанып тапшырмый. Тота  алмас, юындыра алмас, ашата алмас кебек. Алай ярамый икән ул. Кечкенәдән ияләшсен ул балага. Мин бала өчен барысын да эшләргә әзер, ирем бу хакта белә иде, шуңа күрә артык сикереп төшмәде. Аннан соң ул бит җаваплы эштә эшли, җәфаламыйм дигән уем да бар иде.  Бик күп туйларда җырларга туры килә. Кайбер әтиләр кызын кияүгә биргәндә  иң кадерле кешесеннән аерылган кебек елап бетә. Мин монда кунак дип кенә утыручылар да бар. Менә шунда да күренә ул бала белән ата якынлыгы.  Гомумән, бала өчен генә ирем белән яшим дип әйтү ул сәбәп кенә.  Тормышны үзгәртергә куркудан шулай итеп качалар. Тагын бер нәрсә:  ата белән ана мөнәсәбәтләре бала күңелендә бик нык уелып кала икән. Кечкенә булса да. Һәм ул хатирәләр барыбер килеп чыга. 
Аерылган хатын-кызлар  бик еш кына бала белән син хәзер кемгә кирәк инде  дигән сүз ишетә...
– Беләм, әни дә  бер ел буе синең балаң кемгә кирәк, дип, әледән-әле әйтеп килде. Нариман өчен бик каты борчылды ул.  Әнинең сүзләре тәэсир итмичә калмады, без кабат кавышырга уйладык.  Хатын иренә икенче бала табарга дип кайта.  Мин тапмадым, чөнки бар нәрсәне, аның һәр сүзен, кыланышларын иләк аша уздырдым, анализладым. «Син исәп-хисап белән яшисең», – ди иде. Яшисең, әлбәттә, мин бит үзем генә түгел, бала белән. Тагын бер бала тапсам, җаваплылык тагын да өстәлә. Әмма тапмадым. Ел ярымнан соң без барыбер аерылыштык. 
Авыр булдымы?
– Мин аерылганнан соң шундый тыныч яши башладым. Хәтта ялгызлыктан ләззәтләндем дип әйтә алам. Ә бит гомерем буе ялгыз калудан курка идем. Күрәсең, киеренкелектән котылгач, шулай рәхәт булгандыр.  Ялгызлыктан куркырга кирәк түгел икән. Ирем белән аерылганнан соң әтиемнең бәясен аңладым.  Аның кулы алтын, бик кешелекле, кияүгә чыкканчы бу ирләр өчен табигый дип уйлый идем. Юк икән, минем әти шундый шәп ир икән бит. Аның ул сыйфатларын сокланып кабул итәм. Рәхмәтлемен аңа.  Хәзер ирләргә сынап караучанга әйләндем.
Бу инде аерылган хатын-кызлар гадәте...
– Бәлки. Элек  бер күрүдән гашыйк була идем, ә хәзер баш югалтмыйм инде. Баш югалта белгән кешеләр җиңел  дә яши бугай. Хисләргә бирелеп, дөньяларны онытып гашыйк булып йөрергә дә кирәктер. 
Яңа тормыш башларга куркасыңмы?
– Бардыр. Мин бит хәзер үзем генә түгел. Әкренләп мөнәсәбәтләргә әзерләнәм. Әмма әлегә ялгызыма гына да рәхәт. Хәзер беләм: кияүгә чыкканчы ачуын чыгарып, рәхәтләнеп талашып карарга, эчертеп  карарга һәм эчкәч талашып карарга кирәк. Шуннан чын йөзе ачылачак инде. (Рәхәтләнеп көлә.)  

 


Аерылышу иҗатыңа тәэсир иттеме? 
– Аеырылышу түгел, бала табу тәэсир итте. Бала кечкенә чакта ирем мине гастрольләргә йөртмәде. Кечкенә баланы калдырып, билгеле, бер кеше дә рәхәтлектән чыгып китми, акча кирәктән эшли ул аны. Ирем гаиләне туйдыргач, минем эшләү кирәк булмады. Әмма сәхнә кешесенә бераз «бет коеп» кайтырга кирәк икән ул. Тәүлек буе балам янында булгач, аның һәр яңа һөнәрен күрдем. Шуңадыр, хәзер дә баламны авылга кайтарып, гастрольләргә чыгып китәсем килми. Аны һәр иртә балалар бакчасына илтәсем, уйный-уйный алып кайтасым килә. Аннан соң гастрольләрнең нәрсә икәнен беләм. Җырчы матур тормышта яши  кебек. Әмма сәхнә артында ниләр булганын, аның гастрольләр вакытында нинди шартларда яшәгәнен белмиләр. Тамашачы мәхәббәте белән бала мәхәббәтен чагыштырып булмый. Тамашачы бит ул күз алдында булганнарны гына ярата, күренми башлыйсың икән, оныта. Бер тамашачының да: «Җырларын тыңлыйсым килә, кая китте микән?» – дип,  артист эзләп йөргәне юк. Ә бала гомер буе синең янда. Шуңа да күбрәк туй, мәҗлесләрдә җырлыйм. Иҗатым әкренләп бара. Җырлар яздыртам. Дөрес, клиплар төшереп, аны  ротациягә телевидениегә бирү өчен йә ирең бай, йә спонсорың булырга тиеш, йә айлар буе гастрольләрдән кайтмый йөрергә кирәк. Мин бит хәзер барслар белән эшләмим.  
Хәзер бик күп  җырчылар челтәрле бизнеста...
– Эшләп карадым, әмма минеке түгел ул. Анда бит сатудан битәр, партнерлар җыерга кирәк.  Ә аларга сөйләргә өйрәткән мотивацион сүзләрем табигый килеп чыкмый. Үземә охшамаган товарны да «бу шәп» дип алдалап сата алмыйм. 
Бүген син бәхетлеме?
 – Әйе. Шуны әйтә алам: ирсез булу бәхетсез дигән сүз түгел әле ул... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ииих, минем дә ирекле булып, бәхетле, балаларым белән куанып, сау сәламәтлек белән , тыныч тормышта яшисем киләәәә!!!!

    Хәзер укыйлар