Логотип
Яңалыклар

Ярдәм» мәчете балалар өчен инклюзив Сабан туе уздырды

«Ярдәм–Помощь» гомуммилләт хәйрия фонды «Ярдәм» мәчете каршындагы мәйданчыкта инклюзив Сабан туе уздырды.

«Ярдәм–Помощь» гомум-милләт хәйрия фонды «Ярдәм» мәчете каршындагы мәйданчыкта
инклюзив Сабан туе уздырды.

Бу чара иң беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикле булганнарга оештырылса да, бар халык өчен уртак бәйрәмгә әверелгән. Мәйданчык каршындагы
эскәмияләрдә фонд тәрбиясендә булган инвалидлар белән беррәттән, күрше-тирә йортларда яшәүчеләр тамаша күзәтте. Кунаклар рәхәтләнеп биеде, җырлады, уеннарда катнашты. Быел узган чарада йөздән артык бала катнашты.


 
Бәйрәм иртәнге сәгать 9 да башланып китеп, көне буе дәвам итте. Кунаклар хөрмәтенә төрле уеннар, татар көрәше, кул көрәштерү, төрле мастер-класслар, концерт һәм «күбекле шоу» программалары оештырылды. Сабантуйны  танылган шоумен Гамил Нур алып барды.
Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Мәчет каршында уздырылган бәйрәмнәрне балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала. Шуңа күрә бу чараны елына бер түгел, кимендә өч-дүрт тапкыр уздырырга, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Мондый инклюзив бәйрәм  балалар өчен беренче тапкыр 30 майда узган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар