Логотип
Яңалыклар

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле.

Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле.
 Татарстан Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында түбәндәге кандидатуралар күрсәтелде: 
Язучы Факил Сафин – «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен: 
Шагыйрь Ләбиб Лерон – «Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен;
Язучы Марат Әмирханов – «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен;
Драматург  Мансур Гыйләҗев – Милли сәнгать өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен;
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Дания Нуруллина – Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен;
Рәссам Мәдияр Хаҗиев –  «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина);
Архитектор Фирдәвес Ханов – Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен;
Рәссам Григорий Эйдинов – Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен;
Рәссам Рушан Шәмсетдинов – Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар