Логотип
Яңалыклар

Тәрәзәләр юдыгызмы?

Без менә бүген юдык. Тәрәзәләрне генә түгел, бөтен җирне ялт иттердек. Чөнки бүген бөтен илебез белән Беренче Бөтенроссия өмәсендә катнаштык.

Без менә бүген юдык. Тәрәзәләрне генә түгел, бөтен җирне ялт иттердек. Чөнки бүген бөтен илебез белән Беренче Бөтенроссия өмәсендә катнаштык. Безнең Татарстанда әлеге масштаблы чарада катнашмый калган оешма булмагандыр. Һәрхәлдә, иртәдән үк автобуслар да, метро да халык белән шыгрым тулы булды. 
Кемдер, бәлки, авырыксынгандыр, ял көнне өмәгә чыгып эшләп йөрисе дә килмәгәндер... Әмма үзебез эшләгән бүлмәне, үзебезнең оешманы, ишегалларыбызны үзебез җыештырмасак, кем килеп җыештырыр соң? Өмәнең максаты да шул бит инде – күмәкләшеп, файдалы эш башкару. Күмәк халык тау күчерә, диләр. Бүгенге очракка иллә дә туры килә торган сүзләр. Кыштан соң уянып килгән урамнар, парклар чистарынып, чүпләрдән арынып калды. Чиста булса, үзебезгә дә күңелле бит! Килешәсезме?

Тәрәзәләр дигәч, Әхсән Баянның «Тәрәзә юа кызлар» дигән шигыре искә төште:

«Пыялага зың-зың итеп
Яшь нурлар сибеләләр.
Керсен өйгә язгы хәбәр,
Ачылсын тәрәзәләр. Их!
Кайтканда каңгылдап казлар,
Акканда соңгы бозлар,
Тәрәзә юа кызлар әй, кызлар!»

Фото: Анна Арахамия
 


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар