Логотип
Яңалыклар

Театр дөнясында зур югалту

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Хәлим Җәләлов вафат.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Хәлим Җәләлов вафат.

Театр хәбәр итүенчә, бүген 81 яшендә Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Җәләлов Хәлим Бәдри улы вафат. 

Танылган актер 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Ул  төрле характердагы образларны сәхнәгә алып менде: Шәкүр — «Диләфрүзгә дүрт кияү», Сәйхун — «Ат карагы», Тамада — «Илгизәр + Вера», Кыяметдин — «Без китәбез, сез каласыз» (Т.Миңнуллин); Шәрифҗан — «Җиргә тапшырылган серләр», Адаш — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Ильяс — «Агыйдел» (М.Әмир); Рәшит — «Назлы кияү», Салих — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин) һ.б. Балалар өчен пьесалар яза. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: театр сайтыннан алынды.

 

Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар