Логотип
Яңалыклар

Татарлар бу юлы Казанга нәрсәгә җыела?

21-24 сентябрь көннәрендә Казанга Россиянең 67 төбәгеннән һәм 11 чит илдән татарлар киләчәк.

21-24 сентябрь көннәрендә Казанга Россиянең 67 төбәгеннән һәм 11 чит илдән татарлар киләчәк. Аларны бу юлы да Татарстанга – тарихи Ватаннарына Бөтендөнья татар конгрессы чакырып китерә. Чакыруның сәбәбе җитди – алар «Милләт җыены»нда катнашачак. 
 500 милләттәшебезгә чакыру җибәрелгән: 350 кеше Россия төбәкләреннән киләчәк, чит илләрдән 50 кеше килүе көтелә. Иң зур делегация ут күршеләребездән – Башкортстаннан булачак. 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр иткәнчә:
– Төбәкләрдә яшәүчеләр квотаны арттыруны бик сорыйлар, әмма бу мөмкин түгел. Кызганыч, коронавирус белән бәйле чикләүләр һаман да бар. Шуңа күрә чит илләрдәге милләттәшләребезнең күбесе безгә Zoom аша гына кушылачак. 
Аның әйтүе буенча, «Милләт җыены»н уздыру – Бөтендөнья татар конгрессының киләсе елга булачак 30 еллыгына әзерлек тә. Алда торган җанисәп алу компаниясе белән дә бәйле бу җыен. 
«Милләт җыены»ның пленар утырышы 24 сентябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар